Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев: «Минем өчен иң авыры – тулгакларны кичерү булды»

Паралимпияче, блогер, Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев бала таптыру мизгелләре хакында сөйләде.

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев: «Минем өчен иң авыры – тулгакларны кичерү булды»
Рөстәм Нәбиевның Инстаграм аккаунтыннан

Рөстәм Нәбиев Инстаграм сәхифәсендә бала табу мизгелләреннән истәлекле фотолар һәм видео куйган. Әлеге видеода сабыйның елаган тавышын ишетеп, Рөстәмнең елаганын күреп була.

«Бала таптыру вакытында кичергән хисләремне сезнең белән дә бүлешәсем килә. Гаиләбез өчен бик мөһим мизгелләрдә, кызыбыз дөньяга аваз салганда мин тормыш иптәшем янәшәсендә, аңа таяныч булдым, ул кичергән авыртуларның бер өлешен генә булса да, үзем аша үткәрдем. Моның белән чиксез горурланам! Индира белән бала табу йортына барырга үзем теләдем. Тормыш иптәшем әлеге карарым турында белгәч, гаҗәпләнеп тә калды.

Индира бала табу процессына бик җаваплы әзерләнде, курсларга йөрде. Минем өчен иң авыры - тулгакларны кичерү булды. 2,5 сәгать дәвамында Индирага бик авыр булды. Мин аңа ярдәм итәргә ашыктым, массаж ясадым. Индира хәтта минем коляскага да терәлеп торды. Күрәсең, ярдәм иткән.

Баланы таптыра башлагач, мин табибларга комачауламаска, кирәкмәгән җиргә карамаска тырыштым. Индира балабызны 5 минут эчендә тапты.

Мин бер дә үкенмим. Күпләр мине бала табу йортына бармаска өндәде. Андый моментларда үзегезне һәм хатыныгызны гына тыңларга киңәш итәм. Минем өчен Индира бала тапканнан соң да иң матуры, иң яратканы. Башыннан алып ахырына кадәр барысын да күрдем, хәтта кызыбызның кендеген дә үзем кистем. Сөйгәнемә бик авыр булганын аңладым. Хәзер аңа карата хөрмәтем артты гына.

Сабыебызның дөньяга килеп, беренче тапкыр елап җибәрүе — моҗизаларга тулы бәхетле мизгел. Һәркемгә дә әлеге хисләрне татып карарга насыйп булсын!» — дип язган Рөстәм Нәбиев.

«Рәхмәт, кадерлем! Яратам, хөрмәт итәм!» — дип язган Рөстәмнең тормыш иптәше Индира.

«Син чын ир-ат», «Сокланабыз сезгә», Афәрин, горурланабыз», «Кызыгыз үскәч сөйләрсез, сезнең белән тагын да горурланачак ул», «Бәхет сезгә, елаттыгыз», — дип җылы сүзләрен җиткергәннәр блогерның виртуаль дуслары.

Делюсь своими эмоциями, пережитыми во время совместных родов. ⠀ Я горжусь тем, что в самый важный момент нашей семейной жизни я был рядом со своей женой и смог не только ее поддержать, но и частично прочувствовать все эти переживания, боли, весь процесс, вплоть до самого рождения нашей дочки. Пойти на роды было моим желанием и только моим. Сама Индира никогда не поднимала разговоры на эту тему, а когда я ей изъявил о своём желании рожать вместе, она приятно удивилась. ⠀ К родам Индира готовилась ответственно. Ходила на подготовительные курсы и даже меня пыталась туда затащить, но необходимости в этом я для себя не видел. Морально и психологически был уверен на 100%. Заранее, мы договорились, что если Индира, во время родов, захочет, чтобы я вышел за дверь, то я сразу выйду. Не хотел, чтобы она лишний раз из за меня чувствовала скованность, стеснение и тд. ⠀ Для меня сложными оказались схватки. Хоть они и продлились относительно не долго, 2,5 часа, тяжело было видеть, как Индира переживала эти ужасные боли. Пытался всячески ей помочь, поддержать. По ее просьбе, делал ей массаж на поясницу, потому она очень болела. Во время схваток опиралась на мою коляску, потому что так было удобнее. Ну а когда начались сами роды, я просто отошёл в сторонку, чтобы не мешаться под ногами акушерок и делать свою работу. Куда не надо, тоже, не смотрел. Роды были очень быстрыми. Индира родила в течении 5 минут. ⠀ Я ни чуть не жалею. Были люди, которые отговаривали, ссылаясь на то, что будет психологическая травма или исчезнет страсть в отношениях, что это не мужское дело и тд. Вот знаете, в таких вопросах я советую Вам прислушаться к самому себе и максимум к своей жене. Потому что все это индивидуально, все зависит от вашего восприятия, а не от того что Вам советуют. Для меня Индира и после родов такая же красивая и желанная, как и раньше. Никакого отвращения и грамма не было. Я видел все от самого начала до самого конца и даже разрезал пуповину. Видел как сложно и больно было моей любимой. И от этого я стал ценить ее еще больше. ⠀ Ну а самый волшебный момент, когда малышка появилась на свет и раздался ее плач. Дай Бог каждому испытать это чувство на себе, хотя бы раз в своей жизни!

Публикация от ▪️◾️◼️RUSTAM NABIEV ◼️◾️▪️ (@rustam_nabiev92)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100