Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев кулларында Эльбрус тавына күтәрелә

Рөстәмнең кулларында Эльбруска күтәрелүен экстремаль шартларда исән калу буенча белгеч Эд Хәлилов видеога төшергән.

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев кулларында Эльбрус тавына күтәрелә
Рөстәм Нәбиевның Инстаграм аккаунтыннан

Паралимпияче, блогер, Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев Европаның иң югары ноктасы — Эльбрус тавына менә. 

Рөстәмнең кулларында Эльбруска күтәрелүен экстремаль шартларда исән калу буенча белгеч Эд Хәлилов видеога төшергән. 

«Бүген Европаның иң биек тавын яуларга җыенучы Рөстәм Нәбиевне очраттык. Егет кулларында Эльбруска күтәрелә. Безнең мондый батырлыкны күргәнебез юк иде әле. Төркемебез, һава торышы начарлану сәбәпле, бераз хәлсезләнде. Ләкин аяксыз килеш тауга күтәрелүче егетне күргәч, безнең бөтен проблемаларыбыз да бик вак булып күренделәр. Бу көчле, авырлыклар алдында сынмаучы егеткә уңышлар телим. Үрне исән-имин яулап төшсен», — дип язган Эд Хәлилов инстаграмдагы аккаунтында. 

Рөстәм үзе дә инстаграм сәхифәсендә сәяхәте турында сөйләп, фотолар урнаштырып бара. Егеткә, максатына ирешү өчен, тагын 6 километр ара үтәсе бар. «Кислород күләме бик түбән булу сәбәпле, әлеге 6 километрның иң авыры булачагын аңлыйм. Ләкин мин бу экспедициягә әзер. Барысы да яхшы булачак», — дип яза ул. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

✅Сегодня в снежной буре встретили @rustam_nabiev92 , который на руках поднимается на вершину Эльбруса. Такого ещё никто никогда не делал! Наша группа немного потрепалась из-за непогоды, но когда мы увидели парня который карабкается без ног, мы сразу же поняли, что все наши проблемы это полня херня! Желаю удачного и безопасного восхождения этому железному человеку с несгибаемым стержнем✊️

Публикация от Эд Халилов/Наука Побеждать (@edhalilov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100