Рөстәм Нәбиев: «Элегрәк мин үз көчемә генә ышана идем…»
Вакытында тормыш Рөстәм Нәбиев дигән яшь егетне уңлап-суңлап яңакласа да, ул югарыга күтәрелергә (чын мәгънәсендә!), гөрләтеп яшәргә үзендә көч тапкан нык кеше, чын ир-ат. Бүген танылган блогерны белмәүчеләр юктыр. Барыбыз өчен дә үрнәк ул. Ике аяксыз калган Рөстәм җир җимертеп яшәргә кайдан көч ала?
Күрәсең, аңа бу сорауны күпләр биргәндер. Блогерның ВКонтакте сәхифәсендә язган соңгы язмасы шул хакта.
«Мин кайдан көч аламмы?
Күптән түгел үзем дә әлеге сорауга җавап эзләдем: чынлап та, кайдан килә соң миңа көч?
Һәм шуны аңладым, ул үзеннән-үзе генә бирелми. Үз көчемнән тыш, мин аны әйләнә-тирәдән дә алам. Олыгая барган саен ихтыяр көче, яшәү дәрте алырдай чыганакларның күбрәк булуына инанам.
Элегрәк мин үз көчемә генә ышана идем. Спорт белән шөгыльләндем, уңышларга ирештем, укыдым, университет тәмамладым, үз алдыма гел амбицияле максатлар куя идем һәм аларга ирешә килдем. Мин үз ихтыяр көчемә генә таяндым.
Тора-бара миңа көч бирердәй чыганаклар артты. Тормышның билгеле бер этабын үттем: гаилә кордым, балаларыбыз туды. Шуннан соң гына мин әти-әниләрне хөрмәтләүне нинди дәрәҗәдә мөһим икәнен аңладым. Үзем әти булгач кына әтигә дә тиешле игътибарны бирә башладым. Нәкъ шул вакытта мин үземдә ихтыяр көче, кыюлык, тәвәккәллек, ныклык кебек тагын да яңа кичерешләр сиздем.
Бик күпләр аңламыйлар: «Рөстәм, сез ничек әтиегезне кичерә алдыгыз?» — диләр. Ә мин беләм. Әгәр дә мин әти белән араларны өзсәм яисә аңа начар мөнәсәбәттә булсам, бу, һичшиксез, минем тормышымда, киләчәгемдә, минем гаиләмдә негатив бер күренеш булып чагылачак иде. Шуңа күрә, нәрсә генә булуына карамастан, мин әти белән мөнәсәбәтләребезне сакларга, ныгытырга тырышам. Ә гаилә кыйммәтләре мине көчле генә түгел, бик көчле, «непробиваемый» итә сыман. Нәсел, ыруг көче шундый икән ул!
Тагын әниемнең миңа һаман да бик нык тәэсир иткәнен сизәм. Мин тауларга менгәндә бу бигрәк тә тоелды. Гаҗәеп хисләр! Үзеңне дөньяга тудырган кешеңнең күзгә күренми торган ярдәмен сизеп, тоеп яшәү!
Беләсезме, тагын нәрсәгә игътибар иттем. Башка илләрдә озак вакыт сәяхәт итсәм, миңа кыен, уңайсыз була башлый. Туган илгә кайтуга, күңелем тынычлана. Димәк, миңа яшәү көчен туган җирем дә бирә! Бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары яшәгән туган нигезем…
Шулай ук минем гаиләм! Сине һәрвакыт яратып, көтеп торуларын, бәяләүләрен белеп яшәү әйтеп бетергесез көч, дәрт, үз-үзеңә ышаныч тудыра. Димәк, син кирәк!
Хөрмәтле укучыларым, дусларым, сез дә минем өчен бик зур терәк, яшәү чыганагы. Мин моны бервакытта да онытмыйм һәм югары бәялим.
Шулай да!
Төп көч ул минем башымдадыр, мөгаен. Уйлап карасаң, нәрсә генә эшләсәм дә, мин бит моны иң элек эчтән генә уйлыйм, карар итәм. Мәсәлән, мин үз-үземә башта югарыга менәргә дисәм генә, аннары күтәреләм. Кыскасы, миңа башымда туган карарларым да яшәү көче бирә.
Ә сез кайдан көч табасыз? Сезгә нәрсә яшәү чыганагы булып тора?» — дип бик мәгънәле уй-фикерләре белән бүлешкән Рөстәм һәм гаиләсе белән төшкән искиткеч матур фотосурәтләр белән уртаклашкан.
«Мин тормышның үзен яратам. Менә шул ярату хисе миңа көч бирә»,
«Искиткеч сүзләр! Дөрес, нәсел көче, туган нигез безгә һәрвакыт тормышта ярдәм итә»,
«Сезнең кебек каһарман кешеләрнең барлыгын, аларның җиңүләрен белү яшәү дәрте өсти»,
«Без беләбез инде, иң төп яшәү чыганагыгыз — ул сезнең хатыныгыз Индира!»
«Чын кеше турындагы хикәят булган бу»,
«Якташ булуыгыз белән горурланам!»
«Килешәм сезнең белән, Рөстәм. Ничек кенә авыр булмасын, үткәннәрне кичермичә, бүгенне һәм киләчәкне төзүе бик авыр», — дип язганнар Рөстәмгә виртуаль дуслары.