Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнехановның беренче укытучысы хакында язганнар

Рөстәм Миңнехановның беренче укытучысы хакында язганнар

news_top_970_100
Рөстәм Миңнехановның беренче укытучысы хакында язганнар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче класста төшкән фотосын элгән һәм "минем яраткан укытучым" дип язган.

Ләззәт Хәйдәров Президентның беренче укытучысы турында комментарий калдырган. "Рөстәм Миңнеханов 1963 елның 1 сентябрендә 6 яшендә Саба районы Лесхоз сигезьеллык мәктәбенә бара. Аның беренче укытучы - 18 яшьлек Закирҗанова Римма Рәүфовна. Ул 4 дистә ел Лесхоз сигезьеллык һәм Шәмәрдән урта мәктәбендә башлангыч класслар укыта. Бүген Римма Рәүфовна педагогик хезмәт ветераны.

Римма Закирҗанова истәлекләреннән. "Рөстәм классы - минем беренче класс. Рөстәм 6 яшендә укый башлады. Аның өлкән абыйсы Рифкат мәктәптә укый башлауга, ул да укырга барам дип сорый башлый. Гаҗәп тырыш һәм булдыклы булып чыкты Рөстәм. Ул һәрвакыт яңа белемнәргә омтыла, төгәл фәннәрне һәм техника ярата иде. Спорт ярышларында актив катнашты. Дуслары турында кайгыртты. Классташларыннан кемдер авырып китсә, беренче булып нәкъ менә Рөстәм бара иде". 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100