Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнехановның бакчасында бер килога якын авырлыктагы помидор үскән

Татарстан Президенты гигант бакча уңышын инстаграмга куйган.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнехановның бакчасында бер килога якын авырлыктагы помидор үскән
Рамил Гали

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бакчасында бер килога якын авырлыктагы помидор өлгергән. Рөстәм Нургалиевич уңышны инстаграм сәхифәсендә күрсәткән. «Безнең бакча уңышы», — дигән ул.

«Кешесенә карап, помидоры да үскән бит», «Нинди сорт бу, орлыгы белән бүлешегез әле», «Сөбханалла, шәп булган бу», «Гидропоника кулланып үстердегезме әллә? Гади шартларда шундый зур помидор буламы икән?», «Татарстаныбыз кебек помидор. Яхшы хуҗаның бөтен әйбере дә яхшы була», "Чынлап та үзегез үстердегезмени?» — дип язганнар инстачылар.

«Бер помидорга күпме шатлык, кибетләрдә бәяләр шулай шатландырсын иде. Газга, бензинга бәяләр кимесен иде, бөтен Татарстан халкы шатланыр иде», «Бу помидорны салымнарны сибеп үстердегезме әллә?» — дип язган усалраклары.

«Бакчагыз турында татарча да язсагыз бик шәп булыр иде. „Хәерле иртә“ сүзеннән тыш, сездә татар теленә битарафлык сизелә», — дип тә комментарий калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100