Рөстәм Миңнеханов җырчы Алсуны бүләкләде
"Безнең республика Президенты" кулыннан бүләк алуына сөенеп, Алсу инстаграмга язып куйды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татар мәдәнияте көннәрендә катнашты. Ул ике төбәк арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлешләре өчен мәскәүлеләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин да булды. Сәхнәдән ул Татарстан Республикасы вәкилләрен килчәчәк Республика көне белән котлады һәм төрле өлкәләрдә күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
"Безнең республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте һәм Мәскәү мэры С.С.Собяниннан. Әлбәттә, һәр артист өчен тамашачы тануы мөһим. Тамашачы мәхәббәте үз хезмәтеңне Республика һәм ил җитәкчелеге дә тану белән бергә булганда - аеруча зур мәртәбә. Бер үк вакытта мәртәбә һәм җаваплылык та. Болар иҗат итәргә һәм тукталып калмаска тагын да күбрәк көч бирә. Рәхмәт", - дип язып калдырган Татарстанның атказанган артисты җырчы Алсу.
Инстачылар Алсуны котлап, аңа матур теләкләр теләкләр язып калдырган.