Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов: «Яңа ел - җан җылысы бүләк итә торган бәйрәм»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан республика халкына видеокотлау белән мөрәҗәгать итте.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов: «Яңа ел - җан җылысы бүләк итә торган бәйрәм»

«Хәерле кич, хөрмәтле ватандашлар! Бик тиздән Яңа 2021 ел үз хокукларына керәчәк. Барыбыз өчен дә бу яңа календарь башы гына түгел. Бу — яңа өметләр, планнар һәм хыяллар. Яңа ел җан җылысы бүләк итә торган бәйрәм. Бу кич — дуслар һәм якыннар белән аралашу, балалар белән бергә әкияткә ышану өчен иң яхшы вакыт.

Яңа ел төнендә, без иң изге теләкләребезне телибез һәм нәтиҗәләр ясыйбыз. Узып баручы ел җиңел булмады, әмма ул безне берләштерде, республикада битараф булмаган, хезмәтчән, төрле кыенлыкларны җиңәргә сәләтле кешеләр яшәгәнен күрсәтте. Без сәламәтлегебезнең, рухи кыйммәтләребезнең, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән аралашуыбызның кадерен ныграк аңладык.

Әлбәттә, шатлыклы мизгелләр дә күп булды. Бөтен ил белән бергә без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм туган республикабызның бер гасырлык юбилеен билгеләп үттек.

Алда безне әле бик күп истәлекле вакыйгалар көтә. Планнарыбыз һәм проектларыбыз байтак. Без Яңа елны зур өметләр, олы ышаныч белән каршы алабыз. Киләсе ел якты идеяләр, уңай үзгәрешләр елы булсын.

Сезгә сәламәтлек, бәхет, бәйрәм кәефе һәм иминлек телим. Бер-берегезне саклагыз! Яңа 2021 ел белән!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100