Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов: «ТАССР татарларга алдынгы милләткә әверелү өчен шартлар тудырды»

Татарстанда тантаналы төстә «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы» ачылды һәм тарихи юбилей вакыйгасына багышланган беренче медальләр тапшырылды.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов: «ТАССР татарларга алдынгы милләткә әверелү өчен шартлар тудырды»
Рамил Гали фотолары

2020 ел — ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы

Яңа ел башланырга санаулы көннәр генә калып барган бу көннәрдә юбилей елы ачык дип белдерелде. Казанның Илһам Шакиров исемендәге Концерт залында Татарстан һәм татар дөньясының дәүләт, мәдәният, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында ТАССРның 100 еллыгы елына тантаналы төстә старт бирелде.

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә урнашкан Концерт залы берничә мең кешене сыйдыра. Бәйрәм программасы татар дәүләтчелеге тарихына багышланган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Тантана «ТНВ» телеканалы, Интернет аша да Татарстанның дәүләт порталында, шул ук «Татар-информ» сайтында транляцияләнде. Татарстанлыларга һәм татар халкына котлау сүзләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

 ТАССР төзелүнең 100 еллыгы — татар халкы һәм бөтен төбәк тарихында мөһим чор. Әлеге тарихи дата үткәннәргә нәтиҗә ясау, киләчәккә күз салу өчен мөһим, — дип башлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын.

Президент 100 ел элек кабул ителгән карар төбәкнең социаль-икътисади, фәнни, мәдәни, әдәби, милли, иҗтимагый үсешенә зур этәргеч бирүен искәртте.

ТАССР тарихы 1920 елның 27 маеннан башлана. Шул көнне Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты белән РСФСРның Халык комиссарлары советы декреты чыга. Һәм шул ук елның 25 июнендә республика оештырылып, тәүге конституциясе проекты кабул ителә. Советлар Союзы таркалып, үзгәртеп кору чоры башлангач, 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында деклация кабул итә. Бүгенге Татарстанның яңа тарихы исә шул көннән башлана.

Үткән гасыр башында яшәгән җәмәгать эшлеклеләре идеологик һәм сәяси күзаллауларга таянып, Идел-Урал төбәгенең административ-территориаль корылышын билгеләнгән берничә проект тәкъдим итә. Ахыргы карарларга 1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләре йогынты ясый.

Әмма яңа республиканы аякка бастыру уйлаганнан катлаулырак булып чыга. 1921 еллардагы ачлык афәтендә 600 мең кешенең гомере өзелә, колхозлаштыру елларында, сәяси репрессияләр чорында күп кеше корбан була. Зур югалтуларга карамастан, Татарстанга кыска вакыт эчендә социаль-икътисади үсешкә йөз тотарга туры килә. Сәнәгать тармагында яңа юнәлешләр барлыкка килә, авыл хуҗалыгы аякка баса, азык-төлек белән тәэмин ителү җайга салына. Мәдәният, мәгариф, татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә дә зур үзгәрешләр була. Милли мәдәниятнең чәчәк атуы Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Шәриф Камал, Муса Җәлил, Мирхәйдәр Фәйзи, Бакый Урманче, Салих Сәйдәш, Кәрим Тинчурин, Нәҗип Жиһанов, Галиәсгар Камал, Кави Нәҗми исемнәре белән бәйле. Совет автономиясе татарларга алдынгы милләткә әверелсен өчен мөһим шартлар тудырды, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Бөек Ватан сугышы елларында безнең төбәк халкы күрсәткән батырлыкларны да искә алды. Сугыштан соң чорда Татарстанның үсешенә нефть сәнәгате, нефть химиясе, КАМАЗ предприятиесе төзелеше яңа сулыш бирүен әйтте.

«Минтимер Шәймиевнең зирәк сәясәте»

 Узган гасыр азагында кичергән кыенлыкларны күпләр хәтерлидер. Ирешелгән уңышларны, республиканы упкыннан саклап калу бары тик Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның зирәк сәясәте нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. 1990 елның 30 августында Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында бертавыштан диярлек декларация кабул ителүе һәм аннан соң 1992 елда бөтен халык референдумы кысаларында республиканың яңа статусы хуплануы – мөһим сәяси карар булды. Бу вакыйгалар Татарстанның киләчәккә сәяси юнәлешен билгеләде. Бүген Татарстан — икътисади яктан алдынгы һәм уңышлы төбәк, ул көчле Россия төзү курсын хуплый, — диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин исеменә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Илебез башлыгы безнең республикага һәрьяклап теләктәшлек белдерә», — диде.

Татарстан Президенты сүзләренчә, 2020 елда ТАССРның 100 еллыгына багышлап Халыкара, Россия һәм республика күләмендә чаралар, фәнни-гамәли конференцияләр узачак, социаль-мәдәни объектлар ачылачак. Мәсәлән, Казан метросындагы яңа станцияләрнең берсенә «ТАССРның 100 еллыгы исеме» биреләчәк. Һәм, әлбәттә, игътибар үзәгендә кешеләр булачак.

Беренче медаль — беренче Президентка

Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медальләрен юбилей елын ачу тантанасында тапшырды. Яңа дәүләт бүләгенә Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев лаек булды. «Үзгәртеп кору елларыннан соң республиканың яңа тарихындагы уңышларында беренче Президент Минтимер Шәймиевнең казанышлары зур», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Бу сүзләрне хуплап зал Минтимер Шәймиевкә алкышлар бүләк итте.

Күренекле шәхесләребез әле ел дәвамында бүләкләнәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук бу медаль беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое, инде 90 яшен узган Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков, РСФСРның халык артисты Сергей Шәкүров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, КФУ профессоры Индус Таһиров, Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, РСФСРның халык артисты Равил Шәрәфиев һәм тагын берничә күренекле шәхескә тапшырылды.

«ТАССРның 100 еллыгын горурланып каршылыйбыз»

Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән республиканың беренче Президенты, бөтен гомерен Татарстанга багышлаган Минтимер Шәймиев тә котлады. «Татарстан тарихында без бу вакыйганы горурланып, үз-үзебезгә хөрмәт хисләре белән бәйрәм итәбез», — диде ТР Дәүләт Киңәшчесе. «Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай сүзләре белән әйткәндә: «Без — тарихта эзле халык», — диде.

Тарих ул — бик тирән фән. Автономияле республикалар, шул исәптән ТАССР барлыкка килүе илебез тарихында мөһим чор. Советлар Союзы составындагы республикаларның нигезен милләтара мөнәсәбәтләр тәшкил итә иде һәм илнең көче шунда булды. СССРның таркалуына милләтара түгел, ә икътисади мәсьәләләр китерде. Икътисади хокуклар булмау, бөтен икътисад үзәкләштерелү сәбәпле, шундый нәтиҗәләргә китерде. Без ашаган эремчекнең майлылыгын да хәтта Мәскәү билгели иде, – диде Минтимер Шәймиев.

Татарстанның беренче Президенты сүзләренчә, 1990 елларда Татарстан Россиядәге сәяси-икътисади тотрыклылыкны саклап калуга зур өлеш кертүе белән горурлана ала.

— 90нчы елларда тынычлыкны, Россиянең бөтенлеген саклауда Татарстан мөһим роль уйнады. Илнең мәнфәгатьләрен кайгырта торган шартнамә, килешүләр, ышанычлы мөнәсәбәтләр аша уртак тел табылды. Без моның белән горурлана алабыз, — диде Минтимер Шәймиев.

«Кешеләр кискен тарихи борылышларда сынала, Татарстан халкы бу сынауны лаеклы үтте, шуңа күрә без республиканың 100 еллыгын башларны югары күтәреп каршы алабыз».

Минтимер Шәймиев фикеренчә, киләчәктә республикага мәдәни традицияләрне һәм телләрне саклау һәм үстерүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

Россия халыклары бердәм булсын өчен туган телләрне, Россия халыклары мәдәниятләрен һәм традицияләрен сакларга кирәк, — диде ул. Бигрәк тә мәгариф системасы алдында мөһим бурычлар торуын искәртте. «Безнең балалар мәктәпне тәмамлаганда кимендә өч телне яхшы белсен өчен шартлар тудырылырга тиеш. Дөнья таләпләренә җавап бирерлек белемле булырга кирәк», – дип ассызыклады.

«Туган республикабызның 100 еллыгына без башыбызны горур күтәреп килеп җиттек. Үткән юлыбызны лаеклы уздык, без булдырабыз — бу чынлыкта да шулай. Безгә бердәм булып яшәргә кирәк, көчебез — бердәмлектә», – диде Минтимер Шәймиев.

«Туган җирем алдында баш иям»

Концертта ТР Дәүләт симфоник оркестры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт камера хоры катнашты. Филүс Каһиров, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова һәм башка артистлар чыгыш ясады.

Шулай ук Алсу Сафина, Альберт Әсәдуллин, Зөлфия Камалова кебек үзләренең татар булулары белән горурланып иҗат итүче, Россия һәм дөньякүләм танылган җырчылар да чакырылган иде.

Күренекле эстрада җырчысы һәм тенор-альтино Альберт Әсәдуллин дөнья буйлап рок-опера һәм мюзиклларда чыгыш ясый. «Кая гына барсам да, нинди генә программа тәкъдим ителсә дә, мин һәрвакыт татар телендә бер җыр булса да башкарырга тырышам», — дип сөйләде артист.

Татарстан һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу бөтен дөньядагы татарларны берләштергән өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

 2020 елда безнең яраткан, туган Татарстаныбызның оешуына 100 ел тула. Республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Рөстәм Нургалиевич, бөтен дөньяда яшәгән татарларны берләштерүдә гаять зур һәм кирәкле эш башкарганыгыз өчен рәхмәт сезгә, — диде Алсу сәхнәдән.

Ул туган җире аңа көч һәм илһам бирүен әйтте.

 Ата-бабаларыбызның Ватаны булган туган җиремә рәхмәт. Бу — безнең көчебез, энергиябез һәм илһам үзәге. Туган Татарстаным алдында баш иям, — диде җырчы.

«Республика һәр тармакта үсеш юлында булсын»

Бәйрәм кунаклары да республиканы юбилей елы белән тәбрик итте. Инженер, биш тапкыр «Дакар» раллиенда җиңгән «КАМАЗ-мастер» узышчылар командасы вәкиле Семен Якубов: «Мин Чаллы шәһәрендә 44 яшим, Татарстан минем икенче Ватаныма әверелде», – диде.

Республика тарихының соңгы 50 елы «КАМАЗ» предприятиесе белән бәйләнгән. Мин дә бу предприятиенең вәкиле булуым белән горурланам. Беренче йөк машинасына двигатель җыюда катнашканымны хәтерлим. Без автогигантның фәнни-техник үзәген төзедек. Татарстан сәнәгать, мәдәният, спорт һәм башка өлкәләрдә алдынгы республикага әверелде, – диде ул.

«Яшь профессионаллар» (ВорлдСкиллс Россия) берлеге генераль директоры Роберт Уразов шушы 100 елда Татарстан үз-үзен танытты, дөньяда үз урынын тапты һәм бу бик мөһим, дип белдерде.

Бүген Татарстанда бик күп киң колачлы чаралар үткәрелә. Республика үзен бөтен дөньяга таныта алды, – дип бәяләде ул.

Тантанада катнашкан Һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС) эксперты, Болгариянең Фракия университеты профессоры Алкивиадис Препис Татарстанда тарихи һәйкәлләрне саклауга игътибар бирелүен әйтте.

Бүген Татарстандагы өч объект ЮНЕСКОның бөтен дөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Татарстан халкы дөнья мәдәниятенә дә үз өлешен кертте. Республика алга таба да һәр тармакта үсеш юлында булсын, – дип теләде Казан кунагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100