Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов: Социаль челтәрләрдә тәнкыйть күңелгә хуш килмәскә дә мөмкин, әмма бу – кешеләр белән көчле кире элемтә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә парламентка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Шушы мөһим вакыйга алдыннан, республика башлыгы “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга эксклюзив интервью бирде. Анда ул Юлламаның әһәмияте, социаль челтәрләр, Көнчыгыш икътисади форумыннан алган тәэсирләре һәм күңеленә хуш килгән җәмәгать киңлекләре турында сөйләде. Моннан тыш, Президент эшче һөнәрләренең абруена, Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясенә кагылышлы темаларга һәм күрәләтә алимент түләмәүчеләр проблемасына тукталды.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов: Социаль челтәрләрдә тәнкыйть күңелгә хуш килмәскә дә мөмкин, әмма бу – кешеләр белән көчле кире элемтә

- Әңгәмәбез республика тормышында әһәмиятле вакыйга – Сез Дәүләт Советына еллык Юлламагыз белән мөрәҗәгать итәр алдыннан уза. Сезнең өчен Юллама нәрсә ул –эшчәнлеккә кулланмамы, план яки концепцияме?

- Юллама – Конституция нигезендә билгеләнгән бурыч, 94нче маддә. Анда республика Президентының Дәүләт Советына безнең тышкы элемтәләр, эчке эш-гамәлләр, башкарыла торган проектлар чагылдырылган еллык Юллама белән мөрәҗәгать итүе турында әйтелгән. Бу - без киләчәктә башкарырга тиешле эш-гамәлләр. Билгеле, без үзебездә булдырылган башлангычка нигезләнеп эшлибез. Әмма барысы да бездән генә тормый, күп кенә тышкы каршылыклар килеп чыга. Без бит акча курсын, санкцияләрне һәм башкаларны фаразлый алмыйбыз. Һәм бу үзенчәлекләрнең барысын да исәпкә алырга кирәк.

Безнең элемтәләр күпкырлы, күп йөрибез, күп кенә делегацияләрне чакырабыз. Бүген республикабыз инвестицияләр җәлеп итү өчен кулай төбәк – сәнәгать продукциясенең 50 проценттан артыгының үз экспорт юнәлешләре бар. Без яңа базарлар, продуктлар һәм технологияләр ачабыз. Болар һәммәсе дә республикада эшне ничек алып баруыбызга бәйле.

Шуңа күрә Дәүләт Советына еллык Юллама – бик җитди вакыйга, ул Хөкүмәткә, хакимият органнары һәм муниципалитетларга хәбәр бирә, аларның киләсе елга өстенлекләрен билгели. Хәер, безнең бер генә елга исәпләнмәгән стратегик өстенлекле юнәлешләр дә бар. Юллама нәтиҗәләре буенча Хөкүмәт, муниципалитетлар эшчәнлегенең тулы бер программасы, Президент тарафыннан башкарыласы эшләр формалаша.

- Узган Юлламада сез карарлар кабул итү барышында гражданнар һәм аларның берләшмәләренең йогынтысы артуын билгеләп үткән идегез. Моңа дәүләт хезмәтләре сервисының бердәм платформасы һәм кире элемтә механизмнары да тәэсир итәргә тиеш. Аңлавымча, бу, беренче чиратта, “Халык контроле”нә һәм башка сервисларга карый?

Кем беләндер идарә иткәнче, син мәгълүматка ия булырга тиеш. Һәм мәгълүмат бик күп булганда, аны дөрес итеп эшкәртә белү кирәк. Кире элемтә булмаган очракта, идарә системасы тулы көченә эшләмәячәк. Элемтә югалганда, без урыннарга ниндидер күрсәтмәләр юллыйбыз, ләкин дөрес эшлибезме-юкмы икәнлегебезне белмибез.

Бер яктан, әлбәттә, сине социаль челтәрләрдә тәнкыйтьләүләре, ниндидер нәсихәт бирүләре күңелгә ятып бетми. Әмма бу – куәтле кире элемтә. Һәм безнең профессионализм шушы элемтәдән дөрес файдалануда чагылыш таба. Мин бу барлык мәгълүмат, гәрчә һәрвакытта да күңелгә ошап бетмәсә дә, тикшерелергә-өйрәнелергә тиеш дип саныйм.

Мәсәлән, “Халык контроле”ндә беренче яртыеллыкта гына да 30 меңнән артык мөрәҗәгать теркәлгән. Бу төрле мөрәҗәгатьләр – төзекләндерү, сырхауханәләр, мәктәпләр, юллар. Шунысы яхшы: аларның 70 процентка якынын гамәлгә ашырабыз. Күп инвестиция чыгымнары сорый торган мөрәҗәгатьләр дә бар. Андыйларын инвестиция программаларына кертәбез. Ничек кенә булмасын, без бу хәбәрләрне туплап барабыз һәм теге яки бу проблеманың аерым бер төркем кешеләр өчен әһәмиятен тоябыз.

Гомумән алганда, электрон хөкүмәт һәм электрон хезмәтләр күрсәтү системалары эшне күпкә җиңеләйтә, бюрократизмны киметә һәм ике яклы элемтә барлыкка китерә. Элек ничек иде – безне мактаган газеталар да, тәнкыйтьләгән газеталар да бар иде. Бу да кире элемтәнең үзенә күрә бер формасы. Безне мактаучылар ниндидер эйфория тудыра иде.

Ә бүген халык белән эш бөтенләй башкача бара. Кешеләр үз фикерен җиткерә, һәм бу “Халык контроле” генә түгел. Мин үзем куллана торган социаль челтәрләрдә андый мөрәҗәгатьләр бихисап. Һәм мин бу сорауларга җавап бирүче коллегаларымнан барлык сорауларның теркәлеп баруын сорыйм. Мәгълүматны алу гына түгел, аны исәпкә кую да, эшнең башкарылуын контрольдә тоту да мөһим.

Моннан баш тарткан коллегаларымны да беләм. Ләкин без – җәмгыятьнең бер өлеше, һәм, ошыймы бу безгә, ошамыймы, аерым була алмыйбыз.

- Instagram социаль челтәренә бу постларыгызны ничек куясыз?

Минем карашка, матур яки күңелле булып тоелган вакыйгалар, күренешләр була. Әлбәттә, кайчак тәнкыйтьлиләр, төрле сүзләр дә язалар. Ләкин мине күзәтеп баручыларга бу кызык булыр кебек тоела. Барысын да урнаштырып барырга өлгермим, әмма җай булганда – куям. Әйтик, мәктәп ачыла, балалар бии. Бу начармыни? Мөмкинлек булганда, фото яки кечкенә генә ролик урнаштырам.

Үземне менә мин шундый " текә" дип, я башка шундый әйберләр күрсәтмим бит. Барыбыз да чит илләргә йөрибез, гаҗәпләнәбез. Ләкин безнең илдә дөньяның бүтән бер илендә дә булмаган никадәр урыннар һәм башка әйберләр бар. Безнең Камчатка, Сахалин, Магадан, Байкал һәм башка урыннар бар. Анда да кешеләр яхшы яши. Алар чит ил инвесторларын көтеп ятмый, үзләре заводлар төзи. Мәсәлән, Итуруп һәм Шикотан утрауларында мин гаҗәпкә калдым – искиткеч яхшы мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар төзиләр, эш урыннары булдыралар. Мөгаен, аларга бу җиңел генә бирелмидер, ләкин алар – илебезнең патриотлары. Мин Россия, Татарстан халкының, каядыр, моннан очкычта 8 сәгатьлек юл ераклыгында да, Россия кешеләренең шулай ук яхшы яшәгәннәрен күрүләрен телим. Һәм анда татарлар шактый.

Илебез бик матур, кешеләр игътибар итсен өчен, аны күрсәтергә тырышам. Чит илгә генә йөрмәсеннәр, Россиядәге күренекле, данлыклы урыннарны да барып күрсеннәр иде, дим.

- Рөстәм Нургалиевич, гражданнарның инициативаларына әйләнеп кайтыйк әле. Мөгаен, кешеләрнең фикерен тыңлау җәмәгать киңлекләре өлкәсендәге проектларны тормышка ашырганда җитди роль уйнагандыр. Бу программаның киләчәге нинди? Гражданнар үз зарын белдергән пунктлар калдымы?

- Без әле юлның башында гына. Безнең һәр беренче адымыбыз алга таба күп адымнар ясауны сорый. Без нәрсәләр эшләдек? Сквер, парк, җәяүлеләр кичүен тәртипкә китерә башладык кына. Кешеләр белән аралашу, аларга нәрсә кирәген аңлау – үзе бер сәнгать. Ишегаллары да җәмәгать киңлеге булып тора. Киләсе елда бу программага пляжлар да кертеләчәк. Безнең бит, тулаем алганда, беркайда да уңайлы пляжларыбыз юк.

Татарстанда быелгы су коену сезонында 70тән артык кеше батып үлгән. Нишләп мондый хәлләр килеп чыга? Чөнки йөзәргә өйрәтмибез, ә балаларны барысын да моңа өйрәтергә кирәк. Моңа кадәр бассейн булмаган районнарның барысында да быел алар ачылды. Әлбәттә инде, әгәр дә су коену өчен махсус урыннар оештырылган булса, анда су коенучыларны да, [спиртлы эчемлекләр] эчүчеләрне дә күзәтеп торырга аерым кешеләр билгеләп куеп булыр иде. Нигездә, кызганычка, күңелсез хәлләрнең күбесе кешеләрнең эссе көнне исерткеч эчемлекләр куллануыннан килеп чыга. Шундый фаҗига. Күз алдына китерегез, болар бит барысы да сәламәт, яшь, гаиләле кешеләр. Аларга әле яшисе дә яшисе, эшлисе, аларның гаиләләре, туганнары бар. Бу – зур фаҗига, шуңа күрә әлеге тема җитди контроль таләп итә.

- Ә Сез үзегез Казанның кайсы урыннарында булырга яратасыз? Иң яраткан паркыгыз кайсы?

- Миңа Казансу яр буе, безнең милли үзенчәлегебезне чагылдырган Иске Татар бистәсе ошый. Хәзер Кабан күлен тәртипкә китерә башладык.

- Соңгы тапкыр кайчан җәяү йөрдегез?

- Соңгы тапкыр Кабан буенда һәм Казансу яр буенда йөрдем, кунаклар килгән иде. Аллага шөкер, кунаклар гел килеп тора.

- Эш графигы мөмкинлек бирәме? Сезнең өчен ирек нәрсә ул?

- Ирекле кешеләр юк, без барыбыз да күпмедер дәрәҗәдә ирексез. Миңа регламентны сакларга кирәк. Сәфәрләремә, очрашуларыма килгәндә, мине беркем дә нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итми. Кая барам, кем белән очрашам – программаны үзем төзим. Минем иреклелек дәрәҗәм үз теләгемә бәйле. Барысын да уйлар өчен күп вакыт кирәк дип тә әйтә алам. Кеше яраткан эше белән шөгыльләнә икән, бу бик яхшы.

- Сезнең өчен яраткан эш – ул сезнең хезмәтегез, очрашулар һәм элемтәләрме?

- Күпмедер дәрәҗәдә. Эшсез безгә кыенга килә. Мөгаен, моңа ияләшер өчен бераз вакыт кирәктер. Мондый режимда инде күптәннән эшлим, әлегә үземне башкача күзалламыйм. Нәтиҗәгә ирешү, планнарын тормышка ашыру өчен һәркем эш көнен, эш атнасын, графикларын үзенчә төзи.

- Ерак Көнчыгышка сәяхәтегездән, Көнчыгыш икътисади форумыннан алган иң мөһим кичерешләрегез белән уртаклашсагыз иде.

- Бу югары дәрәҗәдәге форум, анда әйдәп баручы дәүләтләрнең башлыклары – Кытай, Япония, Көньяк Корея лидерлары катнаша. Без Монголия Президенты белән очраштык: бик мөлаем кеше булып чыкты. Ул рәссам, көрәш буенча дөнья чемпионы икән. Русча да әйбәт сөйләшә. Көнчыгыш икътисади форумы – ул бүген тизләнешен арттыра башлаган мәйдан.

Россиядә кайбер түрәләр бу форумны Ерак Көнчыгыш төбәкләре өчен генә кирәк, дип саный. Минемчә, ул бөтен Россия өчен бик яхшы икътисади мәйдан, Азия-Тын океан төбәге дәүләтләрендәге хезмәттәшләребез белән элемтәләрне үстерергә ярдәм итә. Мәсәлән, мин Кытайның партия җитәкчелеге белән очраштым. Алар белән безнең мөнәсәбәтләр көйләнгән инде. Ягъни биредә син бер көн эчендә күп очрашулар уздырып, күпсанлы элемтәләр урнаштыра аласың. Һәм безнең делегация шул юнәлештә актив эш алып бара.

Инвесторлар белән эшләгәндә, алар янына бер барып сөйләп кайту җитә, аннары үзләре көтүләре белән синең янга чабып киләләр, дигән ялгыш фикер бар. Чынлыкта, синең ун тапкыр сөйләгәнеңнең берсе булса да кызыксыну уяткан икән, куанырга кирәк. Мине сәфәргә күп йөри дип әйтәләр: менә, 30дан артып китә. Болар – бихисап очрашулар, безнең төбәкне таныткан чыгышлар, элемтәләр, аралашулар. Уннан берсе нәтиҗә бирсә, бу инде бик яхшы. Кайвакыт нәтиҗәләр тагын да зуррак була.

Көнчыгыш икътисади форумына барысы да үзләре килә, алдан килешеп, аның эшендә катнашып була. Безнең стенд бик яхшы иде, республика белән таныштырырга мөмкинлек булды, үзебезне югары дәрәҗәдә күрсәттек. Әйе, оештыру барышында төрле сораулар туды. Мәсәлән, нишләп кунакханә бәяләре шулкадәр югары, әмма болар - вак мәсьәлә. Аларны хәл итеп була. Минемчә, бу бик яхшы форум.

- Бездә 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе төзелгән иде. Дөнья базарындагы вәзгыять һәм санкцияләргә бәйле рәвештә аңа төзәтмәләр кертеләчәкме?

- Без стратегияне махсус рәвештә закон рәвешендә кабул иттек. Минемчә, өч елга бер төзәтмәләр кертергә мөмкин, чөнки дөнья бик тиз үзгәреп тора. Өч-биш елда без бүген исәпкә алмаган вакыйгалар булырга мөмкин. Әлбәттә, документка төзәтмәләр кертеләчәк, әмма бу без кабул иткән программаны үзгәртергә тиешлекне аңлатмый. Без игътибар итәргә тиешле өлкәләр бар. Ниндидер өстәмәләр булырга мөмкин. Бу - бик җитди, алдан уйланылган документ, аны безнең профессионаллар белән берлектә, белгечләрдән торган зур команда эшләде, шуңа күрә ул Дәүләт Советы законы нигезендә кабул ителде. Бу - фундаменталь документ. Башка төбәкләрдә мондый документ күргәнем юк.

- Бәлки хәзер Ерак Көнчыгышта да шуңа охшаш берәр әйбер барлыкка килер.

- Беләсезме, бу стратегияне җирлеккә ничек яраклаштыра алуыңнан тора. Бик күп язарга була, әмма билгеләгән бурыч һәм теләкләребезнең тормышка ашырылуы мөһим. Бу - иң мөһиме. Язарга өйрәндек, яхшы итеп эшләргә өйрәнәсе калды.

- Күптән түгел Эшмәкәрлек советының чираттагы киңәйтелгән утырышы узды. Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов оештырган соңгы сораштыру нәтиҗәләре эшмәкәрлеккә карата кызыксыну кимүен күрсәтте. Икътисади вәзгыять, доллар курсына бәйле рәвештә һәм башка сәбәпләр аркасындадыр, күрәсең. Бизнесның кәефе яхшылардан түгел. Сезнең моңа карашыгыз нинди?

- Эшмәкәрнең шатланганын кайчан күргәнегез бар? Хикмәт шунда: эшмәкәр – ул тоткын хәлендә, ихтыяри рәвештә үзенә хокукый һәм финанс җаваплылыгы йөкләгән кеше. Мәсәлән, сезгә ниндидер бизнес ачарга кирәк, дип күзаллыйк, уңышлы өйләнеп яисә кияүгә чыгып, акчалата ярдәм итүчегез булса, әйбәт. Әмма күп очракта кеше банкка барып кредит алырга, гаиләсе яшәгән йортын залогка салырга мәҗбүр. Әмма барысы да синнән генә тормый. Дәүләтнең салым режимын үзгәртүе, валюта курсы төшү ихтималы бар. Бу кешеләрне аңларга була, чөнки алар үз өсләренә зур җаваплылык ала. Дәүләт бу кешеләргә сүз белән генә түгел, кануннар белән дә ярдәм итәргә тиеш. Эшмәкәрлеккә карашыбыз үзгәрсен өчен, безнең үзебезгә дә бик нык үзгәрергә кирәк. Эшмәкәрлек тә төрле була. Эшмәкәрлек белән эшмәкәрлекнең аермасы бар.

- Шулай да идарә тармакларында кабул ителгән система җәза бирүне күзаллыймы? Нагуманов белән сөйләштем. Ул кайбер очракларда кисәтү белән дә чикләнергә мөмкин, әмма аларда фәлән кадәр штраф салынырга тиеш дигән план бар, ди.

- Бу процессларны җайга салу билгеле бер вакыт таләп итәдер. Без квартал саен очрашып, бу катлаулы мәсьәләләрне төрле яклап тикшерәбез. Без бүген барлык министрларны, хакимият башлыкларын, илкүләм хезмәттәшләребезне эшмәкәрлеккә ярдәм итү ягына юнәлтергә тырышабыз. Сайлаган юлыбыз гади түгел, бу тиз генә булмас. Атна саен өч районны тыңлыйбыз, якындагы елда бу эш мәҗбүри булачак. Без кемнең нәрсә эшләгәнен күрергә телибез. Һәр район кварталга бер җавап тота. Шушы арада нинди үзгәрешләр күзәтелә, күпме эш урыннары булдырылган? Казанга килеп, нәрсәдер соранып йөрү – бер, ә халык белән эшләү – икенче әйбер, бигрәк тә сәнәгате һәм инфраструктурасы булмаган төбәкләрдә. Эш урыннары булдырыгыз, җитештергән әйберегезне дөнья базарына алып чыгыгыз.

Халык безгә ышанырга, һәм без аларга ярдәм итәргә тиеш, эшебезнең максаты шуңардан гыйбарәт дип саныйм.

Тимурның эшлисе эшләре байтак. Ул булдыра. Рейтинг булдырды, ә дөрес эшләдеме, юкмы, анысы инде башка мәсьәлә.

- Безне һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты көтә. Аэропорт янында «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең беренче чалымнарын күреп була инде. Иң зур күргәзмә үзәгенә ия булу яхшы, ләкин икенче яктан шундый сорау туа: ул ничек файдаланылачак, анда нәрсәләр куелачак, үзен аклармы, аны исеме җисеменә туры килерлек итеп тулыландырып булырмы?

- Татарстан Республикасы зур күргәзмә үзәгенә мохтаҗ иде, ягъни бу төзелеш планда электән үк булды. Шулай туры килде генә - шәһәрдә булган күргәзмә үзәге (Казан ярминкәсе — ТИ искәрмәсе) тар мәсьәләләрне генә хәл итә.

Хезмәттәшләребез белән берлектә бу мәйданчыкны комплекс буларак планлаштырган идек. Бер көндә генә тәмамлана торган эш түгел, ләкин без моны башкарып чыгачакбыз. Без хәзер бу эшкә җәлеп ителәчәк тәҗрибәле компанияләр белән эшлибез. Көзен «Дорога 2018» дигән халыкара зур күргәзмә уздырырыга ниятлибез. Бар да яхшы булачак.

«КИП «Мастер» төзелгән чакта «КамАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин 150 мең квадрат метрлы бинада индустриаль парк булдырырга тәкъдим иткән иде. Киләчәктә аны ни рәвешле тутырырбыз, дип уйлаган идек. Хәзерге көндә аның мәйданы 700 мең квадрат метр тәшкил итә, буш урыннар юк. 1 миллион квадрат метрга кадәр киңәйтергә ниятлибез.

Иң мөһиме – яхшы җитәкчеләр булу. Республикабыз – кызыксындыру тудыра ала, биредә мөмкинлекләр дә зур, уңышлы җирдә урнашкан.

Федераль Хөкүмәт ярдәмен тоеп яшибез, мисал өчен, аэропортка кадәр М-7 трассасын киңәйтергә дигән йөкләмә бирелде.

Күргәзмә үзәген үзебез төзибез, ә вакытлы корылмаларны торгызу шулай ук федераль үзәкнең җитди ярдәме. Универсиада авылын, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясен күрегез. Боларның берсе дә юк иде, Универсиада тәмамлангач, бу объектлар белән нәрсә булыр, дип уйладылар. Ә бит алар барысы да эшли. «Казан Экспо» белән дә шулай булачак.

- Күптән түгел WorldSkills Russia җиңүчеләре һәм призерлары белән очраштыгыз. Үзегез кайсы һөнәр буенча ярышыр идегез?

- Беләсезме, төрле һөнәр буенча ярышып була. Төп максатыбыз – хезмәт кешесенең дәрәҗәсен арттыру. Кызганыч, ләкин соңгы елларда без бу мәсьәләне кулдан ычкындырдык: рухи яктан да, әзерләү системасы буенча да. Хәзер бу эшкә ныклап тотындык. Без ни өчен бу хәрәкәткә кушылдык? Бу - республиканы танытырга яхшы форсат булганга гына түгел, ә Татарстанда бик кирәкле һәм мөһим белгечләр әзерләү өчен инфраструктура булдыру мөмкинлеге дә.

Предприятиеләр белән 31 ресурс үзәге булдырдык. 2019 елда тагын 5-6 үзәк төзергә ниятлибез. Безнең вәкилләр Россия, Европа, дөнья беренчелекләрендә һәрдаим җиңү яулый һәм призлы урыннарга ия була. Бу һөнәри әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли.

Бу кешеләр – зур казанышларга ирешкән, мәсәлән, йөгерү һәм суга сикерү буенча дөнья чемпионнары белән бер дәрәҗәдәге спортчыларга тиң. Ләкин бу дөнья чемпионына һәрвакыт матди ярдәм күрсәтү мөһим, ә биш елдан соң ул инде тренерлык эшенә керешәчәк. Бу кешеләр үзләрен һәм гаиләсен туендыра, салымнар түли. Хурлап әйтүем түгел, спорт – ул дәрәҗә. Ләкин кыйммәтләре бөтенләй төрлечә.

Эретеп ябыштыручы, фрезерчы, чәчтараш теләсә кайсы эш бирүчегә бармаячак, башта аның дәрәҗәсе нинди булуын сораштырачак. Без барыбыз да теләкләребезне үз эшенең остасы булган кешенең чынга ашыруын телибез. Абруе, яхшы хезмәт хакы, киләчәктә үсеш мөмкинлеге булмаса, каян табабыз без аларны? Бу өлкәдә эшләүне дәвам итәргә кирәк.

- Ә ул кая эшкә барырга тиеш? Эш бирүчеләр алар белән кызыксынамы?

- Аның артыннан үзләре үк киләчәк. Әлеге ресурс үзәкләренең барысының да база оешмалары бар. Болар - төзүчеләр һәм суыткыч җиһазлар буенча белгечләр, алар алтын бәһасенә тиң. Ә кануннарны да, икътисадны да белмәгән юристлар һәм икътисадчылар болай да җитәрлек.

- Эретеп ябыштыру белән алдап булмый – ул йә эшләнгән, йә юк.

- Яки эшләгән, яисә бозып ташлаган. Шуңа да белгечләргә күнекмәләр уздыру начар булмас иде. Гомумән, кеше ниндидер күнекмә нигезләренә һәм белгечлеккә ия булырга тиеш. Мәсәлән, сез – төрле өлкәләрдә һәм вазифаларда эшләдегез, әмма сезнең төп юнәлеш ул – журналистика.

Белемем буенча, мин - инженер-механик, кооперация системасында эшләдем. Мин бу әйберләрне профессиональ дәрәҗәдә беләм, чөнки анда эшләдем һәм машина да йөртә беләм.

- Казанны хаклы рәвештә Россиянең спорт башкаласы дип атыйлар, һәм шул сәбәпле күп кенә сәнгать әһелләрендә бераз көнләшү барлыкка килә. Халыкара масштабтагы зур спорт чаралары мәдәни вакыйгаларны күләгәдә калдыра. Гәрчә без бик күп эш башкарабыз, театрларны торгызабыз, фестивальләр, шул исәптән сезнең башлангыч белән “Үзгәреш җиле” дә уздырабыз. Ләкин барыбер спорт күбрәк. Татарстанга дөньякүләм мәдәни чараларны җәлеп итү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Кирегә кайтырга һәм, мәдәни чаралар күбрәк булсын өчен, спорт чараларын уздырмау мөмкинлеге бар (көлә).

Башкаларга охшарга тырышмаска кирәк, дип уйлыйм мин. Нинди дә булса үз юнәлешеңне үстерергә кирәк. Без соңгы өч ел эчендә ике ЮНЕСКО статусы алдык (Зөя утрау-шәһәрлегендә Успение соборы һәм Болгар тарихи-архитектура комплексы – ТИ искәрмәсе), Россиядә беркемнең дә алай булдыра алганы булмады. Бездә Ф.И.Шаляпин исемендәге Бөтендөнья опера фестивале, Рудольф Нуриев исемендәге Классик балет фестивале, “Йолдызлык” һәм башкалар уза.

- Ниндидер яңа идеяләр бармы?

- Безнең яңа мәдәният министры (Ирада Әюпова – ТИ искәрмәсе) – бик креатив ханым. Ул нәрсә дә булса уйлап чыгарыр, дип ышанам.

Россиядәге иң яхшы симфоник оркестрга карагыз, безнең опера театры Россиядә иң яхшыларның берсе – бу безнең хезмәт түгелме әллә? Александр Сладковскийны без таптык һәм ярдәм иттек (Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең атказанган артисты, Россиянең халык артисты – ТИ искәрмәсе). Качалов театрын төзекләндердек.

Безнең кемнедер җиңәргә дигән үзмаксатыбыз юк. Безнең гамәлләр дөрес булырга тиеш. Мәдәни чаралар спорт җәлеп иткән кадәр кешене җәлеп итми. Беркем дә футбол буенча Дөнья чемпионатын, хәтта Олимпия уеннарын уздыра алмый. Безгә дөнья чемпионаты матчларын һәм 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру бәхете эләкте. WorldSkills – ул үзеңне күрсәтү теләге генә түгел, без чыннан да системаны тамырдан үзгәртергә, белгечләребезнең стандартларын һәм абруйларын күтәрергә телибез.

Без берничә тапкыр мәдәният өлкәсендә Россия күләмендәге чаралар уздырырга талпынып карадык, бераз гына лобби җитеп бетмәде. Ләкин туктап калмаячакбыз, алга таба барачакбыз.

- Озак вакыт дәвамында яңа зур концерт залы турында сүз барды. Аның буенча эшләр ничек тора?

- Барысы да булачак. Без хәзер концепцияне расларга тиеш, берничә юнәлеш һәм аңа туры килерлек мәйданчык бар. Безгә, әлбәттә, яхшы проектны сайлап алып һәм киләсе елда аны тормышка ашыра башлау мәслихәт. Хәзер күргәзмәләр үзәгендә эшләр тәмамланып килә, бу бик зур инвестицияләр иде, концерт залын да төзербез.

Татарстан Милли китапханәсенә килсәк, аның өчен “Казан” милли-мәдәни үзәге яхшы туры килә. Без бу мәйданны бераз зурайтачакбыз, һәм китапханә шунда урнашачак. Кем генә, нәрсә генә әйтмәсен, мөмкинлекләре һәм җәлеп итүчәнлеге буенча “Казан” милли-мәдәни үзәге кебек урын башка бер җирдә дә юк. Бу бурычлар барысы да хәл ителәчәк.

- Сез гаилә институтына аерым игътибар бирүче кеше буларак танылдыгыз. Хәзер исә күрәләтә алимент түләмәүчеләргә бәйле проблемага алындыгыз.

- Күз алдыгызга китерегез, Татарстанда алимент буенча бурычлар 3 миллиард сумнан артып китте. Бу бит балалары булган гаиләләр, аларда артык акча юк. Әле шуңа өстәп, гадәттә, безнең әтиләр алиментны ничек итеп булса да азрак түләргә тырыша. Барысы да түгел, әлбәттә. Мин алименттан тыш акча түләүче кешеләрне дә беләм. Тормыш шулай килеп чыккан, юллары аерылган, ләкин алар балаларына ярдәм итә. Андыйлар бик күп, ләкин балаларына булышыр өчен минималь сумманы түләүдән качып йөрүчеләр дә бар. Бу начар.

Гомумән, илдә аерылышуларга бәйле проблема бар. Гаиләдә ниндидер каршылыклар була, ләкин шундук аерылышырга кирәкми. Мин бу тема озак вакытлы – ярты ел, бер ел дәвам итәргә тиеш дигән идея тәкъдим иттем. Балалар булмаса ярый ла, әгәр балалар бар икән инде, бу темага җитдирәк карарга кирәк. Ир белән хатынның кызыксынулары һәрвакытта да туры килеп бетми, без барыбыз да ачуланышабыз, ләкин бу бит һәрбер очракта да аерылышырга кирәк дигән сүз түгел. Һәм иң мөһиме, икенче тапкырында да бәхетле булмаска мөмкинсең. Шуңа күрә булган гаиләңә таянып яшәргә кирәк.

- Сез ваемсыз ирләрдән алимент түләттерү эшен башлап җибәрдегез.

- Әйе, прокурордан, барлык структуралардан, муниципаль берәмлек башлыкларыннан бу хакта сорадым. Без бу категория белән көрәшәчәкбез. Моны дөрес түгел дип кенә әйтеп булмый – бу намуссызлык. Сине закон белән мәҗбүр иттек, ләкин моны ирекле рәвештә дә эшләп була бит. Ничек инде ихтыяри эшләмәскә? Бу бит 3 миллиард 200 миллион сум!

- Кыш көне балык тоту гадәтен сезгә улыгыз йоктырдымы, әллә сез аңамы?

- Балык тоту минем өчен ул – табигатьтә булу мөмкинлеге, ул гаҗәеп җир бит. Шуңа бер балык та тотмасам да кайгырмыйм, тынычсызлану юк, бу - нормаль күренеш. Шулай ук бу -улымны үзем белән алу мөмкинлеге дә, мин бит аны күрмим дә дияргә була. Аңа да ошый. Яхшы әйбер бу.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

- Сезгә дә уңышлар! Минемчә, хакимият, бизнес, мәдәният вәкилләре белән аралашуның мондый төре бик кызыклы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100