Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов штрафларга ташламаларны бетерү турында нәрсә әйтте?

Рөстәм Миңнеханов штрафларга ташламаларны бетерү турында нәрсә әйтте?

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов штрафларга ташламаларны бетерү турында нәрсә әйтте?
Кичә ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Рөстәм Миңнеханов юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларда 50% ташламадан баш тартуның мәгънәсен аңлатты. 

Президент әлеге штрафлар кагыйдәләрне бозучыларны тыеп тору элементы булып калырга тиеш дигән фикер әйтте. Ташламалар юлларда авария очракларын киметми, - диде ул.

"Без барыбыз да Аллаһ астында йөрибез. Без ел саен юлларда 400ләп кешене югалтабыз, бу сан тагын да зуррак иде. Сез мин бу сүзләрне мәкерле максат белән әйттем дип уйлыйсыз әллә?" - диде Миңнеханов, үзенең карарын аңлатып.

"Мин спорт мастеры һәм автомобильнең юлда үзен ничек тотканын беләм. Штрафларга ташлама керткәннән соң юлларда вазгыять үзгәрмәде. Кайберәүләр хакимият кагыйдә бозучыларның акчасын алырга тели, диләр. Әмма кемдер кагыйдә бозучыларның иртәгә кемнеңдер гомерен алырга мөмкин булуы турында уйлый микән?" - диде Рөстәм Миңнеханов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100