Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов сайлауда катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге 10да Карл Маркс урамында – Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов сайлауда катнашты

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, башка сайлаучылар кебек үк, алар үз паспортларын күрсәтеп бюллетеньнәр алды һәм кабиналарга керде. Дөрес, анда озак тормадылар. Берничә секундтан соң, һәркайсы тутырылган бланкларны үтә күренмәле урнага салды.

«Барыбызны да бәйрәм белән котлыйм. Россия Президентын сайлау – иң төп сайлау ул», - дип искәртте Татарстан Президенты журналистлар белән аралашканда.

«Кемне сайлаганымны әйтмим. Ярамый. Мин – илебез үсеше дәвам итү яклы. Әле тавыш бирергә өлгермәгән кешеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: сайлау участокларына килегез», - дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатынына волонтерлар «Мин тавыш бирдем» дигән беләзекләр тапшырды. Әлеге беләзекләр бүген шәһәр транспортында бушлай йөрү хокукын бирә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100