news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов Салаватның улына Россиянең спорт мастеры таныклыгын тапшырган

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Фәтхетдиновка Россиянең спорт мастеры дигән дәрәҗәле исем бирелгән. Бу хакта җырчы инстаграм сәхифәсендә язган.

news_top
Рөстәм Миңнеханов Салаватның улына Россиянең спорт мастеры таныклыгын тапшырган
Солтан Исхаков/архив

Бүген улымның бер хыялы тормышка ашты. Минем өчен горурлык. Балалардан игелек күреп яшәргә насыйп булсын барыбызга да, — дип язган Салават Фәтхетдинов.

Видеодан күренгәнчә, Рөстәм Фәтхетдиновка таныклыкны Татарстанның Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшыра.

Инстачылар да котлауларга кушылган: «Әти-әнинең горурлыгы. Молодец, Рөстәм, чын күңелдән котлыйбыз. Алда уңышлар», «Котлыйбыз! Балаларның уңышларын күрү — чыннан да зур бәхет!!! Уңышлары дәвамлы булсын», «Салаваттан Салават туа шул! Афәрин. Әтисенең горурлыгы, таянычы, ышанычы. Исән-сау булсын, Рөстәм!» — дип язганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар