Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов: Матурлык һәм наз, шәфкать һәм ышаныч, кайгырту һәм ихлас ярату тулы чиксез бер дөнья ул – Хатын-кыз!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларга мөрәҗәгать итте.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов: Матурлык һәм наз, шәфкать һәм ышаныч, кайгырту һәм ихлас ярату тулы чиксез бер дөнья ул – Хатын-кыз!

Кадерле ханымнар һәм туташлар! 

Сезне чын йөрәктән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Язның ямьле бу көнендә хәтта табигать тә бәйрәм хөрмәтенә хатын-кызларга кояшның бәйләм-бәйләм ягымлы нурларын, төсләр балкышын, барчабызга күңел күтәренкелеге, якты рух бүләк итә.

Гасырлар дәвамында хатын-кыз образына мәдхия җырлаучы язучылар, шагыйрьләр һәм композиторлар аны мәхәббәт һәм тугрылык, Ана һәм гаилә дигән изге төшенчәләр белән тәңгәлләштереп сурәтли. Дөрестән дә шулай, матурлык һәм наз, шәфкать һәм ышаныч, кайгырту һәм ихлас ярату тулы чиксез бер дөнья ул – Хатын-кыз!

Өлешенә тигән көмеше – ханым-туташларның язмышлары төрле, аларда, көзгедәге кебек, дөнья үсешенең   бөек тә, фаҗигале дә сәхифәләре чагылыш таба. Татарстанда билгеләп үтелә торган Лев Толстой елында әдипнең үлемсез әсәрләрендәге Наташа Ростова, Анна Каренина, Катя Маслова образларын сокланып һәм яратып искә алабыз.

Шөһрәт казанган, кешелек сыйфатлары һәм ил өчен кылган гамәлләре яшь буынга үрнәк булырлык, мөхтәрәм хатын-кызларның исемнәре күпмилләтле республикабызның тарихына мәңгелеккә язылган. Бу уңайдан хатын-кыз ветераннарыбыз аеруча ихлас ихтирамга һәм олылауга лаек. Ир-атлар белән бер сафка басып, актык көчләре белән тырышып, алар Ватанның хөрлеген саклап калдылар, дошман хәрабә хәленә китергән илне аякка бастырдылар.

Дәһшәтле Ватан сугышында җиңү яулаган буынның дәвамчылары хәзер зур казанышларга ирешә: яшь фигуристлар – нәсел тамырлары Татарстанга тоташкан кызыбыз Алинә Заһитова һәм Евгения Медведева – Пхёнчхан Олимпиадасында гадел көрәштә алтын һәм көмеш медальләр алып, Россия спортына лаеклы шөһрәт китерделәр.

Хөрмәтле дәү әниләр, әниләр, хатын, апа, сеңелләр, кызлар – сез булган җирдә һәрчак ихтирам һәм мәхәббәт белдерү, иң җылы һәм иң матур сүзләр генә яңгырарга тиеш.

Бәйрәм белән барлык котлауларга кушылам һәм чын күңелдән сезгә, кадерле хатын-кызлар, бәхет, иминлек, муллык, сәламәтлек һәм уңышлар телим. Һәрчак мөлаем һәм гүзәл, нәзакәтле һәм горур булып калыгыз! Күңелегездә һәрчак яз булсын!

Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н. Миңнеханов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100