Рөстәм Миңнеханов Ландыш Нигъмәтҗановага мактаулы исем бирде
Җырчы шатлыклы хәбәре белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.
Музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Ландыш Нигъмәтҗановага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән. Шул турыдагы Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
«Хәерле иртәләр, Дусларым! Бүген мин сезнең белән зур шатлыгымны бүлешәсем килә. Шатлыгым, эмоцияләрем эчемә сыймый. Татарстан Республикасы Пезиденты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Карары белән миңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде», — дип язды Ландыш инстаграмдагы сәхифәсендә.
Җырчы яраткан тыңлаучыларына,