Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов инстаграм сәхифәсенә кызык мем урнаштырган

Анда Габдулла Тукай әкиятенең танылган геройлары - Шүрәле белән Былтыр сурәтләнгән.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов инстаграм сәхифәсенә кызык мем урнаштырган
https://www.instagram.com/rusminnikhanov/

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграм сәхифәсенә кызык мем урнаштырган. Анда Шүрәле белән Былтыр 31 декабрь һәм 10 гыйнвар көннәрендә сурәтләнгән. Яңа ел яллары ахырына Шүрәле белән Былтыр ике тапкыр тазарган. «Тиздән яллар тәмамлана. Сез эшкә чыгарга һәм мәктәпләргә барырга әзерме?» — дип сорый Президент инстачылардан.

«Әзер! Быел болай да күп ял иттек!», «Ял иткәч, дөньям түгәрәкләнде дип йөри идем. Шүрәлене күргәч кенә үзем түгәрәкләнгәнне аңладым», «Әле дә эш бар! Сагынып, рәхәтләнеп чыгам», «Ял итә-итә акча бетте, эшләргә кирәк», «Эшкә җәяү йөрисе булыр, мөгаен», — дигән җаваплар калдырган инстачылар.

«Пенсиядә булсам да, эшләрга язсын! Пенсия акчасына яшап булмый. Бик зур рәхмәт халык белән шулай аралашканыгыз өчен», — дип тә язганнар.

Бер инстачы шигырь юллары иҗат иткән.

«Хөкүмәтебезгә рәхмәт,

Кышкы ялларда бик рәхәт.

Тимераяк, чаңгы, чана,

Зурлар да тауга чаба.

Кайткач, кызу, парлы мунча,

Токмачлы аш, кайнар көлчә.

Бала-чагаң синең янда,

Искитмәле кышкы ялда.

Көчле, таза без хәзер,

Эшкә чыгарга әзер!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100