Рөстәм Миңнеханов: «Иң яраткан ипием — әни мичтә пешергән түм-түгәрәк кара икмәк»
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан кооператив институтында «Халыкара кунакчыллык мәктәбе»н ачуда катнашты. Ачылышта ул Татпотребсоюзның республика районнарындагы җитештерелгән азык-төлек продукциясе белән танышты һәм иң яраткан икмәге турында сөйләде.

Мин кара икмәк яратам. Элек ипине өйдә мичтә пешерәләр иде бит. Минем әнием дә шулай пешерә иде. Без абый белән түм-түгәрәк ипинең пешкәнен көтеп утыра идек. Пешкәннән соң, икмәк кыерчыгына өйдә ясалган май ягып ашый идек, — дип искә алды ул.