Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады
Рамил Гали

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Узган гасырдан башлап, бу бәйрәм күпмилләтле халкыбыз тормышында күренекле урын алды, без аны хәзер яз җитүеннән һәм табигатьнең кышкы йокыдан уянуыннан аерылгысыз дип кабул итәбез. Бу очраклы түгел: һәрбер хатын-кыз, ягымлы кояш кебек, тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт, наз һәм җан җылысы бүләк итә, җиһанны нурга күмә, шатлык өләшә.

Балачакта 8 Март — ул әниләр һәм дәү әниләр бәйрәме. Үсеп ир-егет булгач, бу көнне без сөйгән ярыбыз, соңрак хатыныбыз, ә олыгайгач сөекле кызларыбыз һәм оныкларыбыз бәйрәме буларак билгеләп узабыз. Шул дәрәҗәдә күп сөенеч китергән, күңелле мәшәкатьләргә бай мондый тантана илебездә башка юктыр да, мөгаен. Ул җәмгыятебездә рухи хәзинәләрнең, гаилә традицияләренә тугрылыкның ныгуына ярдәм итә. Сабыйның дөньяга килүе исә барлык диннәрдә һәм мәдәниятләрдә изгеләштерелә, могҗиза буларак бәяләнә. Әни булгач, хатын-кыз тагын да күркәмләнеп, тагын да матураеп китә. Шунысы куанычлы: дәүләтнең демография өлкәсендәге бурычларны хәл итүгә, гаиләне ныгытуга юнәлтелгән тырышлыгын хуплау һәм аңлау бүген тагын да арта бара.

Тарихыбыздагы данлыклы ике вакыйга — Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы бәйрәм ителәчәк елда без аеруча зур хөрмәткә һәм олылауга лаек каһарман хатын-кызларны — фронт һәм тыл ветераннарын, сугышчан батырлыгы, зирәк акылы һәм таланты, фидакарь хезмәте республикабызны данга күмгән һәркемне 8 Март белән котлыйбыз.

Кадерле хатын-кызлар! Бу бәйрәм сезнең барыгызга да кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, елмаюлар бүләк итсен, аңлашып, яратып яшәгез! Мөлаем дә, нәзакәтле дә, чибәр дә сез — һәрчак шулай булып калыгыз!

Сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет, иминлек, күңел күтәренкелеге телим!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100