Рөстәм Миңнеханов: «Без үзебез Кыш бабай булып эшлибез»
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 ел нәтиҗәләренә багышланган һәм киләсе елга бурычларны билгеләгән матбугат очрашуы үткәрде.
Быел Президент белән матбугат очрашуы эш бүлмәсендә түгел, ә Казанның яңа мәдәни мәйданында — Татарстан Милли китапханәсендә узды. Китапханә исә күптән түгел генә заманча ремонтланган бинага күчте.
Журналистларны бу бинаның «Моң» театраль залында җыйдылар. Президентка, интернет аша туры элемтәгә кереп, чит илләрдә яшәүче татарлар һәм журналистлар да сораулар бирә алды.
«Без бергә!» газетасы өчен рәхмәт
Удмуртиянең «Яңарыш» татар газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова Россия төбәкләрендәге татар матбугатына ярдәм өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Рәмзия Габбасова интернет аша тоташты. Ул Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп: «Татарстан төрле төбәкләрдә яшәүче татарларга, татар матбугатына ярдәм итә. Татар телендә „Без — бергә“ газетасын төбәкләргә тарата. Бу эшләрегез өчен рәхмәт», — диде.
Баш мөхәррир быел «Яңарыш» газетасы 30 еллыгын билгеләп үтәчәген хәбәр итте. «Тиздән Россиядә зур вакыйга — халык санын алу узачак, аны яктыртуга әзерләнәбез, бу юнәлештә милләттәшләребезне берләштерү өчен дә күп эшлибез», — диде Рәмзия Габбасова.
«Халык санын алу — безнең өчен иң мөһим чараларның берсе»
Россиядә 2021 елда үткәреләчәк халык санын алу чарасына санаулы көннәр калып бара. Татарстан Президенты журналистларның соравына җавап биреп: «Халык санын алу вакыйгасы — безнең өчен мөһим чараларның берсе», — дип искәртте.
— Безнең өчен кайсы төбәкләрдә күпме татар яшәвен белү мөһим. Бу мәгълүмат безгә аларның ихтыяҗларын белергә ярдәм итәчәк. Кеше үзенең милләте белән кызыксынырга, үзенең кем икәнен, тарихын, туган телен белергә тиеш, — диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ул халык санын алу чарасы башка милләтләр, мәсәлән, Татарстанда гомер итүче чуваш, мари, мордва, удмуртларның (һ.б.) санын һәм көнкүрешен ачыклар өчен, милли сәясәтне дөрес алып бару өчен кирәк, дип ассызыклады.
Австралиядә яшәүче татар кызыннан онлайн татар мәктәбе турында тәкъдим
Австралиядән Финзия Газизова чит илләрдә яшәүче балалар өчен онлайн-татар мәктәбе оештырырга тәкъдим итте. «Чит илгә киткәч, туган телнең кадере тагын да арта. Онлайн-мәктәп диалог формасында, җырлар, әкиятләр белән оештырылса, без бик шат булыр идек. Мин үзем инглиз телен Зум аша өйрәнәм. Миңа бик файдалы ул», — диде Финзия.
«Әлбәттә, телне өйрәнү бик мөһим. Без төрле юллар эзлибез. Әйтик, „Ана теле“ дигән платформа бар. Сезнең фикерне дә без өйрәнәбез. Уйлавымча, бу проект Россия өлкәләрендә дә файдалы булыр. Татар балалары чит илләрдә генә түгел, Россиядә дә бар, әмма татар телен өйрәнү мөмкинлеге бөтен җирдә дә юк», — дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты телне үстерү мәсьәләләре белән Марат Әхмәтов шөгыльләнүен әйтте. «Бергә уйлашып, юлын табарбыз. Пандемия вакытында без онлайн укытуны оештырдык. Аның сыйфаты күзгә-күз карап эшләүгә караганда азрак булыр, ләкин ул мөмкинлекне кулланырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Идел буе Болгарында ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы
Республика җитәкчесе сүзләренчә, 2021 елда Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга (юбилей 2022 елда билгеләп үтеләчәк) багышланган мөһим чаралар күп булачак.
«Президентыбыз Владимир Путин миңа һәм Мишустинга (Михаил Мишустин — Т-и. иск.) бу чараларның ничек оештырылачагы турында программа әзерләргә кушты. Без аны Россия дәрәҗәсендә генә түгел, ә дөнья дәрәҗәсендә уздырырга тиеш», — дип ассызыклады Президент.
Шулай ук ул Республиканың йөз еллыгын бәйрәм итүне 2021 елгы чаралар алдыннан «әзерлек этабы» дип атады.
Казанның Җәмигъ мәчетен төзү эшләре киләсе елда башланачак
Татарстан Президенты сүзләренчә, мәчет төзелешен башлау өчен ике мәсьәләне хәл итәсе бар: дөрес урын сайлау һәм мәчетнең проектын төзү.
Казанда Җәмигъ мәчетен төзү буенча эшләр киләсе елда башланырга тиеш.
«Зур бәйрәмнәр булганда, ун меңләп кешене сыйдыра алырлык мәчет кирәк. Күп кенә компанияләр, гади кешеләр бу эштә катнашырга теләк белдерә. Икенче елда эшләрне башларга тиеш булабыз», — диде Республика Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ике мәсьәләне хәл итәсе бар. Беренчедән, дөрес урын сайлау, икенчедән — мәчетнең проектын төзү. «Мәчет халык өчен уңайлы урында булырга тиеш. Хәзер без урынын билгелибез. Мәчетнең проектын конкурс үткәреп сайлыйбыз. Бу юнәлештә эшләр бара», — диде ул.
Татар журналистларын — Европа илләренә!
Бельгиянең татар җәмгыяте вәкиле Лилия Вәлиева Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп, республика журналистларын Европага, ә андагы журналистларны Татарстанга стажировкага җибәрүне оештырырга тәкъдим итте.
Лилия Вәлиева сөйләшүгә интернет-транляция аша кушылды. «Европа журналистлары, шул исәптән чит илләрдә яшәүче, матбугат чараларында эшләүче татарлар Татарстанга килеп җирле тормыш белән танышса, дөньяда республика турында күбрәк беләчәкләр», — диде ул.
«Бу тәкъдимне тормышка ашырып була. „Татмедиа“ оешмасы журналистларны тәҗрибә уртаклашырга җибәрә алыр дип уйлыйм», — дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук чит ил журналистларын Татарстанга чакыру тәҗрибәсе булганын искәртте. Бу мәсьәләне ТР Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә хәл итү мөмкин дип белдерде.
«Шаян ТВ» турында: «Сез халкыбыз, киләчәгебез өчен зур эш алып барасыз»
Татарстанның «Шаян ТВ» телеканалы тапшыруларында катнашып, журналист булырга хыяланган яшүсмер кызлар һәм малайлар да интернет аша булса да Президент белән сөйләште. Яңа ел белән котлап, балалар: «Кыш бабайдан нәрсә сорыйсыз?» — дип кызыксынды. «Без үзебез Кыш бабай булып эшлибез, кешеләрнең теләкләрен үтибез», — дип Рөстәм Миңнеханов җитәкче вазифасы һәрвакыт җаваплы эш булуын аңлатты.
Шулай УК ко «Шаян ТВ» телеканалының да халык һәм киләчәк өчен зур эш алып баруын әйтте. «Без сезнең каналны бик шатланып карыйбыз, каналны бик яраталар. Балалар булсагыз да, зур эш алып барасыз. Безнең халкыбыз, киләчәгебез өчен зур эш алып барасыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ел гади булмады, әмма республиканың уңышлары да бар
Узып баручы ел Татарстан Республикасы өчен гади генә ел булмады, әмма сәнәгать комплексы үсеш күрсәтте.
«Без елны зур югалтулар белән тәмамлыйбыз, бигрәк тә бюджетның керем өлеше зыян күрде. Бу нефтькә бәяләр, нефть чыгаруны чикләү, безнең продукциягә ихтыяҗның кимү белән бәйле. Шул ук вакытта, мәсәлән, КАМАЗ бик яхшы эшләде, нефть эшкәртү артты, Агросәнәгать комплексы үсте. Үсеш күрсәткән тармаклар бар», — диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, быел Республика бюджеты дефициты узган елга карата 48 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы көрәштә журналистларның эшен югары бәяләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел ковид-19 коронавирусы таралуын кисәтүдә республикада журналистлар бик зур эш башкарганын искәртте.
Очрашу Казанда Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасында үтте, Интернетта трансляция дә оештырылды. Биредә Президентка сорауларны онлайн-трансляция аша тоташып, чит илләрдә яшәүче татар журналистлары һәм журналист һөнәрен үзләштерүче студентлар да бирә алачак.
«Быел бик авыр ел булды, безне бик нык сынады. Икътисад, социаль тармак, медицина өлкәсенә яңа шартларга яраклашырга туры килде. „Кызыл зона“ дагы табибларга һәм алгы сызыкта эшләгәр жкрналистларга иң авыры туры килде. Дәүләт карамагындагылар да, дәүләтнеке булмаган матбугат чараралары да, социаль челтәрләр дә бөтен мәгълүматны халыкка җиткереп барды. Рәхмәт аларга», — диде Рөстәм Миңнеханов.
«Мәктәпләрне дистанцион укытуга күчермәскә дә була иде»
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яз көне мәктәпләрне дистанцион укытуга күчермәскә дә була иде дип саный.
«Мәктәпләрдә, югары уку йортларында дистанцион укытуны оештыру бик авыр булды, ләкин боларның барысын да без үттек. Уңай һәм тискәре яклары булды. Мин мәктәпләрне юкка гына дистанцион укытуга күчердек дип саныйм. Бу минем төпле фикер. Сабыйлар бакчага, укучылар мәктәпкә йөрергә тиеш. Эшебез күрсәткәнчә, санитар нормаларны үтәгәндә, бу өлкәдә бернинди кыенлыклар да юк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Миңнеханов «1нче канал»ның Лондондагы хәбәрчесен Татарстанга вакцина ясатырга чакырды
Рөстәм Миңнеханов «Беренче канал»ның Лондондагы үзхәбәрчесе Тимур Сираҗиевне коронавирустан прививка ясату өчен Татарстанга чакырды.
Британия башкаласыннан туры элемтәгә Тимур Сираҗиев чыкты. Ул Татарстан җитәкчесенә пандемия белән көрәштә прививка ясатуның зур ролен халыкка аңлату өчен үрнәк күрсәтергә тәкъдим итте.
Җавап итеп, Миңнеханов Сираҗиевкә үзенең Лондонда журналист буларак эшләп, коронавирус йоктыру куркынычы зонасында булуын искәртте. «Сезне республикага чакырабыз, бездә дә прививка ясарга була. Сезнең өчен вакцина табарбыз», — дип шаяртты ул.
Үзенә килгәндә, Татарстан Президенты ковидка каршы прививка ясарга берничә мәртәбә нияте булганын әйтте. «Вакыт буенча барып чыкмады. Тик без, әлбәттә, вакцина ясатачакбыз. Иртәгә үк канны тикшертүгә тапшырачакбыз. Вакцинаның кирәклегенә шик юк. Күп кенә хезмәттәшләрем вакцина ясатты һәм моны бик уңай бәяли. Бу эшне эшләүгә, мин сезгә хәбәр итәчәкмен», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, Сираҗиевкә мөрәҗәгать итеп.
Ул журналистка Британия вакцинасы урынына Россиянекен кулланырга тәкъдим итте.
Россия Хөкүмәте пандемия чорында бик яхшы эшләде
РФ Хөкүмәте пандемия фонында килеп туган проблемаларны уңышлы һәм оператив төстә хәл итә.
«Әгәр бер яки ике көн эчендә дарулар, җиһазлар сатып алу, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү буенча тиешле карарлар кабул ителмәсә, катастрофаның масштаблары күпкә зуррак булыр иде. Бу мәсьәләдә Хөкүмәт искиткеч яхшы эш итте», — диде ТР Президенты.
ТР Президенты Хөкүмәтнең яңа башлыгы Михаил Мишустинның эш алымын һәм аның тарафыннан кабул ителгән карарларны системалы дип атады.
Россиянең казанышы — динара татулыкны саклау һәм ныгыту
Россиядә ислам башка диннәр белән каршылыкка кергән очраклар юк, һәм бу — илнең гаять зур казанышы. «Безнең илдә ислам башка диннәр белән каршылыкка керә алырлык киеренке вазгыять тормый. Бу — безнең Россия дәүләтенең зур казанышы, илебез Президентының ислам роленә мөнәсәбәте яхшы булуын күрсәтә» — дип билгеләп үтте ул.
Казанда фатирларның өчтән берен башка төбәкләрдә яшәүчеләр сатып ала
Казанда төзелүче фатирларның утыз процентын Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче кешеләр сатып ала.
Республика башкаласына эре федераль төзүчеләр килә башлаган. Рөстәм Миңнеханов моны Казанның заманча үсеп килүче шәһәр буларак үсеш нәтиҗәсе дип белдерде.
Ул Казан үзәгенең тарихи йөзен саклау белән бәйле вазгыятьне даими контрольдә тотуын әйтте. Шуның белән бергә, Татарстан башкаласында күчемсез милеккә ихтыяҗ даими рәвештә арта бара — шәһәр илнең башка төбәкләреннән кешеләрне ныграк җәлеп итә.
«Казанда торакка ихтыяҗ бик зур. <… > Хәзер Мәскәү төзүчеләре шәһәрнең югары маржинальлеккә ия булуын һәм Казанның заманча шәһәр икәнен күрделәр. Торакның утыз процентын Татарстаннан читтә яшәүчеләр сатып ала. Бу яхшы», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Мисырда республика көннәрен үткәрергә тели
Мисырда Татарстан көннәрен уздырырга планлаштыралар.
«Без бу чараны онлайн рәвештә генә үткәрергә теләмибез. Без аны классик һәм нормаль форматта оештырырга телибез. Бездә кызыксыну зур, әмма дөньяда чикләүләр булу сәбәпле, эш акрынайды. Мисырда Татарстан көннәрен үткәрү, минемчә, көзен яки ел азагында булырга мөмкин. Без ислам дөньясы илләре белән эшне активлаштырырга ниятлибез», — дип хәбәр итте ул.
Татарстанның төп инвесторлары — үзебезнең компанияләр
Татарстанның төп инвесторлары — үзебезнең компанияләр, алар республика икътисадына актив рәвештә инвестиция кертә. Шул ук вакытта, башка төбәкләрдән җәлеп ителгән инвестиция күләме дә артуын дәвам итә, 2020 елда үсеш 13 процент тәшкил иткән.
«Бездә башка төбәкләрдән инвестиция җәлеп итү буенча үсеш 13 процент тәшкил итә. Әмма төп инвестор — үзебезнең реинвестицияләр, республикадагы зур предприятиеләр. Болар рәтенә „Татнефть“, „Таиф“ компания төркемнәрен, энергетикларны һәм башкаларны кертергә мөмкин», — диде Миңнеханов.
ТР Президенты шулай ук быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан икътисадына турыдан-туры җәлеп ителгән чит ил инвестицияләренең күләме 24-25 процентка кимүен искәртте.
Дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча чыгымнар узган ел дәрәҗәсендә
Татарстан Республикасында кризис шартларында бюджетның керем өлеше кимегән, әмма чыгымнар узган ел дәрәҗәсендә калган.
«Бюджет кимүгә карамастан, барлык социаль йөкләмәләр, төбәк программалары үтәлде, шул исәптән илкүләм проектлар буенча да. Ил Президентына, Россия Хөкүмәте Рәисенә, Финанс министрлыгына зур рәхмәт. Программаларга дигән акчаның яртысын компенсацияләделәр — бу бик зур ярдәм. Шул ук вакытта үзебезнең запас та бар иде», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Республика чыгымнар буенча узган ел дәрәҗәсендә калган, диде Президент. «Планга кергән барлык чараларны без төрле федераль программаларда катнашу хисабына гамәлгә ашырдык», — дип аңлатты ул.
Бездә дарулар һәм койкалар җитәрлек санда
Татарстанда хәзер коронавирус белән авыручылар өчен дарулар һәм койка урыннары җитәрлек күләмдә. Бәйрәмнәр вакытында медицина учреждениеләрен препаратлар, персонал һәм саклык чаралары белән тәэмин итү өчен өстәмә акча бүлеп бирелгән.
«Бездә дарулар һәм койка урыннар җитәрлек күләмдә. Без бәйрәмнәр вакытында барлык сырхауханәләр һәм хастаханәләрне җитәрлек дәрәҗәдә препаратлар, персонал һәм саклык чаралары белән тәэмин итү өчен өстәмә акча бүлеп бирдек. Барлык чаралар да күрелгән», — диде ул.
ТР Президентының һәр көне коронавирус белән авыручылар саны буенча хисап турында фикер алышудан башлана. «Бу тема даими рәвештә тикшереп торуны таләп итә», — дип билгеләп үтте Республика җитәкчесе.
Хокук саклау системасы, муниципалитетлар комиссиясе, Роспотребнадзор эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада барлык нормалар һәм стандартлар үтәлә.
«Без ковид сәбәпле генә дә 176 кешене югалттык. 80 ел эчендәге үлемнәр санын алсак, кызганычка каршы, бу күрсәткеч арткан. Без зур игътибар белән аның сәбәпләрен тикшереп барабыз. Бүген планлы ярдәм күрсәтелә, әмма безнең сәламәтлек саклау системасының төп өлеше коронавирус мәсьәләләре буенча эшли», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
«Россия — Ислам дөньясы» төркеме утырышлары Согуд Гарәбстанында узачак
«Россия — Ислам дөньясы» стратегик төркеме утырышлары Согуд Гарәбстанында узачак. Әлеге инициативаны Согуд Гарәбстаны белдергән.
«Без Согуд Гарәбстанында стратегик төркем („Россия — Ислам дөньясы“ — Т-и. иск) эшләрен үткәрергә планлаштырабыз. Согуд Гарәбстаныннан чакыру килде», — диде ул.
Татарстан гарәп илләре һәм ислам оешмалары белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе булып тора. Ул гарәп илләре һәм оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә.
Күптән түгел Татарстан Президенты Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы рәисе белән очрашты. Алар дөньяда гомумкешелек һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту эшендә Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алышты.
Республика халкының яртысыннан артыгында антитәнчекләр бар
Татарстанда «Спутник V» вакцинасы ярдәмендә прививка ясау кампаниясе дәвам итәчәк, әлеге препаратның берничә мең дозасы республикага кайтартылган инде. Шуның белән бергә, республика халкының яртысыннан артыгында инде антитәнчекләр бар, аларга прививка ясарга ярамый.
Ул билгеләп үткәнчә, республикага коронавируска каршы вакцинаның ике төре кайтартылган, илдә прививканың өченче төрен булдыру юнәлешендә актив эш бара.
«Бездә „Вектор“ вакциналары бетте, алар барлыгы 500 данә иде, ә „Спутник V“ вакцинасы бар, без аны 3 мең доза алдык — вакцинацияне дәвам итәчәкбез. Республика халкының 50 проценттан артыгында антитәнчекләр бар инде, аларга прививка ясарга ярамый», — дип искәртте Миңнеханов.
«Татар-информ» агентлыгы республикада массакүләм вакцинациянең беренче дулкыны халыкның инфекция йоктыру куркынычы зур булган төркемнәренә (табиблар, социаль хезмәткәрләр һ.б.) кагылачагы хакында хәбәр иткән иде.
Пандемия чорында кече бизнесның барлык формалары да җитди зыян күрмәде
Пандемия аркасында Татарстанда кече бизнесның барлык формалары да югалтуларга дучар булмады.
«Кече бизнесның барлык формалары да җитди зыян күрмәде. Бездә 150 меңнән артык кече бизнес субъекты бар, аларда 530 мең тирәсе кеше җәлеп ителгән. Аларның 2 проценттан артыграгы гына ябылды, ә ил буенча бу сан шактый югары», — дип искәртте ТР Президенты.
Миңнеханов санитар таләпләр аркасында кунакчыллык системасының хәле бик авыр булуын әйтте. «Туризм, кунакчыллык, җәмәгать туклануы белән бәйле барлык өлкәләр бик кыен хәлдә. Моңа игътибар белән карап, тиешле ярдәм күрсәтәчәкбез», — дип искәртте ул.
Миңнеханов шулай ук товар сатуның яңа формасы — электрон сәүдәнең үсеш кичерүе хакында сөйләде.
Якындагы биш елда сәүдәнең төп өлкәләре онлайнга күчәчәк
Алдагы биш ел елда сәүдәнең төп өлкәләре онлайн режимга күчәчәк, электрон сәүдәнең мондый үсеше коронавирус пандемиясеннән башка булмас иде.
«Коронавирус булмаса, электрон сәүдәнең мондый үсеше да булмас иде. Кешеләр өчен ул система авыр һәм аңлаешсыз булып тоела. Якындагы биш елда сәүдәнең төп өлкәләре онлайнга күчәр дип уйлыйм. Продукциянең үзенчәлеген исәпкә алып, эшмәкәрләрне анда эләгү өчен бераз өйрәтергә кирәк. Безнең кече һәм урта бизнеска бу өлкәдә ярдәм итәргә кирәк», — дип ассызыклады Республика Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, электрон мәйданнар барлыкка килгәч, һәр кеше үз товары белән ил эчендә һәм читтә эшли ала.
2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, Татарстан компанияләренең Ozon, Wildberries, AliExpress һәм «Яндекс» кебек эре интернет-мәйданарда сәүдәдән кергән табышы 3,5 млрд сум тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда берничә тапкыр күбрәк.