Рөстәм Миңнеханов белән Владимир Мединский Гүзәл Уразовага Мактау грамотасы тапшырган!
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразовага Мактау грамотасы тапшырган. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграмында хәбәр итте.
"Бүген искитмәле көн булды! Мин бик тә бәхетле. РФ һәм ТР Мәдәният министрлыгына, РФ министры Владимир Мединскийга, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка минем иҗатымны югары бәяләгән өчен рәхмәтлемен. Бу минем өчен, театрым, туганнарым һәм якыннарым өчен иң әһәмиятле вакыйга. Һәм ул сездән башка, кадерле тыңлаучыларыбыз, була да алмас иде! Барлык елларда да безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт!
Алда яңа үрләр көтсен һәм аларга без шулай ук атлыйк!", - дип рәхмәт сүзләрен язган Гүзәл Уразова.