Рөстәм Миңнеханов Арчада татар мәктәбен ачты: Безгә татар укытучылары кирәк!
Арча районында 500 урынга исәпләнгән 6нчы гомумбелем бирү мәктәбе ачылды. Биредә балалар федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында беренче сыйныфтан тугызга кадәр татар телендә укыячак. Тантанада укучылар, кунаклар белән бергә "Туган тел" җырын башкарды.

Яңа мәктәп укучылары Татарстан Президентын милли биюләр һәм җырлар белән сәламләде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук ачык дәрестә булды.

Тантананың концерт өлешендә укучылар шигырьләр укыды, Президентка, министрга һәм барлык җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.




