Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: "Без хиҗап сүзен лексиконнан алырга тиеш"

“Хиҗаблар безнең культурага, татар мәдәниятенә хас түгел, алар аркылы чит ил идеологиясе керә”, дигән фикерләр ишетергә туры килә. Урамда гарәп илләрендәгечә озын күлмәк киеп йөргән хатын-кызларга карата халыкның мөнәсәбәте төрле. “Татар хатын-кызлары алай киенмәгән, болай дөрес түгел”, - ди кемдер. Татар хатын-кызлары калфактан йөрергә тиеш диючеләр дә бар. Кем хаклы? Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин "Интертат" электрон газетасында шул хактагы фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: "Без хиҗап сүзен лексиконнан алырга тиеш"

Әлбәттә, ничек киенергә дигән сорау туганда, без иң беренче аны дин күзлегеннән аңларга тиешбез. Аллаһы сөбхәнә вә Тәгалә хатын-кызларыбыз шулай киенеп йөрсен дип әмер иткән. “Хиҗаб”, әлбәттә, гарәп сүзе, “ябылу” мәгънәсендә. Хиҗаб хатын-кызның гәүдәсе чит ирләрнең күзенә бәрелмәсен дигән максаттан кулланыла. Иң беренче шул – күз зинасы дигәнгә кайтып кала.

Динебез нәрсә ди: “Хатын-кыз урамга чыкканда аның йөз, кул, аяк йөзләреннән башка бөтен тән әгъзалары, каплаган булырга тиеш һәм шул ук вакытта ул күзгә бик бәрелеп тормаска тиеш”. Менә шушы ике шарт.

Әгәр дә безнең әби-бабайларыбыз турында сүз бара икән, алар вакытында кап-кара күлмәк кию, кара яулык кию гадәте юк иде. Чөнки халкыбызның канына кара күлмәк рус халкы киеме дигән мәгънәдә кергән һәм без, ничектер, генетик яктан кара киемне бик хупламыйбыз.

Шуңа күрә әгәр татар кызы кап-карага киенеп урамга чыга икән, бөтен кеше аңа карый башлый. Карале, бу ничектер башкача, ягъни, чит ил гадәтенчә, чит ил кануннары буенча киенгән дип ул күзгә бәрелә. Шуңа күрә әгәр дә хатын-кыз кап-карага киенеп чыга икән, ул шушы шартлардан берсен үтәми дигән сүз. Ягъни, бөтенесе аңарга бармак күрсәтә, бөтенесе аңа игътибар итә, әдәп, әхлак, тәкъвалык ягыннан шушы шартны ул боза. Шул рәвешчә, алай киенү дин күзлегеннән хиҗаб киюнең иң беренче аның таләбен - күзгә бәрелмәсен дигән мәгънәсен юкка чыгара.

Мәсәлән, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдис шәрифе бар, анда хатын-кызларга кып-кызыл күлмәк кию тыела диелә. Сәхәбәләр сорыйлар: “Бу ни сәбәпле?” Чөнки ул күзгә бәрелә, аны бөтенесе карый, кып-кызыл киенгән кеше ут шикелле янып тора һәм бөтенесе аңарга игътибар итә, ди. Шул яктан, әлбәттә, безнең хатын-кызлар, ничек безнең гадәткә кергән, шулай матур итеп киенеп йөрергә тиешләр. Әлбәттә, безнең традиция дип милли киемнәрне күрсәтәләр. Әгәр хатын-кызлар артистлар сәхнәгә чыга торган шундый чигелгән, матур кулмәк белән чыксалар, аңарга да игътибар итәләр. Шуңа күрә ул ниндидер урталыкта булырга тиеш, шул ук вакытта матур да, милли дә, күзгә дә бәрелмәслек булсын.

Мәсәлән, Согуд Гарәбстанында, Иранда кап-карадан киенгән хатын-кызга, әлбәттә, беркем игътибар итмәс. Вәләкин, безнең гореф-гадәтебездә, безнең әниләребез, әбиләребез чигелгән булсынмы, чәчәкле, төрле төсләр кергән күлмәккә өйрәнгән һәм гомер-гомергә шуны кигәннәр. Хәтта иске фотоларны караганда да күренә ул. Мин үземнең яшь чагымны хәтерлим - урыннары җәннәттә булсын, әбиләр ир-атны күргәч, чит ир күрмәсен дип бер мизгелгә ак яулык белән битләрен каплый иделәр. Ир-ат үткәч ача иделәр. Ягъни, чәчәкле, чигелгән күлмәкләр һәм ак яулык ул безнең гореф-гадәт.

Хиҗаб дигән сүз тирәсендә бик күп  бәхәсләшәләр. Минемчә, без шушы хиҗаб дигән сүздән китәргә тиешбез. Бездә бар яулык, бездә бар күлмәк, башка киемнәр бар. Хиҗаб дигән сүз ул, гомумән, татар сүзе түгел һәм без аны ничектер үзебезнең лексиконнан алсак, әйтмәсәк, күпкә хәерлерәк булыр иде дип уйлыйм.

Әлбәттә, чит традиция буларак, дин күзлегеннән караганда, мәсәлән, Согуд Гарәбстанында кара кием ул дөрес әйбер. Безнең хаҗи-хаҗияләребез хаҗга барганда татар традициясендәге күлмәкләрен кисәләр, гарәпләр аларга игътибар итәчәк, алар өчен ул чит традиция килгән шикелле булачак. Вәләкин безнең өчен ул милли.

Чит ил киеме белән чит ил традициясе керә дип гаепләүчеләр дә бар. Әлбәттә, идеология мәсьәләсе ул бик авыр, катлаулы. Бу дингә, исламга гына бәйле дип әйтеп булмый. Глобализация бара. Мәсәлән, Чечня президенты кызы бик матур итеп мода күргәзмәсе үткәргән. Матур күлмәкләр, ләкин аларны көн саен киеп булмый, ул ниндидер бәйрәмнәргә кия торган традиция дип әйтик.

Иң беренче без үзебезнекен өйрәнеп, белеп, шуны сакларга тиешбез. Иран, Согуд Гарәбстаны, башкалары - бөтен илләре белән мөселман. Ә без бит ничә гасырлар христианнар, яһүдләр белән күршеләр булып, бер подъездларда үскән кешеләр. Шуңа күрә без динебезне дә тотып, гореф-гадәтләребезне дә саклап, шул ук вакытта күршеләребезне дә рәнҗетмичә, аларның гадәтләрен дә белеп яшәргә тиешбез, дип әйтер идем. Әгәр дә без йөз процент чит ил гадәтләрен алсак, ул бик начарга китә. Чөнки безнең халкыбызның иммунитеты бар. Бу иммунитетны саклап, бездә традицион булган динебезне алга таба алып барырга Аллаһы Тәгалә көч-куәтләрен бирсен.

Калфакка килгәндә. Алланың рәхмәте белән мин калфагыбызны бик хөрмәт итәм һәм әгәр дә менә шушы киенү шартын үтәсәң, ягъни чәчләрне каплаган яулык өстеннән кисәң, әлбәттә, аның бер гөнаһы да юк. Әгәр дә без: "Юк, яулыкларны салыйк һәм калфактан гына йөрик дип әйтсәк, бу сүз - гөнаһлы һәм Аллаһы Тәгалә аны кабул итми. Аны Мәрҗаниләр дә әйткән. Кызларыбыз калфак кия башлагач, ул бик ачулы мәгънәдә әйткән. Динебездә ничек булырга тиешлеген мулла да, имам да бармактан суырып әйтми. Динебезнең шарты буенча, йөздән кала урын капланырга тиеш. Әгәр дә кемдер яулык бездә булмаган, кирәкми ди икән, бу дөрес сүз булмый. Чөнки гореф-гадәт буенча  безнең әбиләребез, әниләребез яулыктан йөргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100