Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Хәсәнов Ришат Төхвәтуллинга өч литр нәрсә бүләк иткән?

Җырчы бүләкне сүтеп бетергәнче, инстачылар төргәк эчендә нәрсә булуын беләселәре килеп аптырап беткән.

news_top_970_100
Рөстәм Хәсәнов Ришат Төхвәтуллинга өч литр нәрсә бүләк иткән?
https://www.instagram.com/rishat_thv/

Ришат Төхвәтуллинның концертыннан соң якташы, «Мунча ташы» юмор театры арститы Рөстәм Хәсәнов җырчыга үзенчәлекле бүләк тапшыра.

Матурлап зәңгәр кәгазь белән төрелгән бүләкне: «Синнән булгач, берәр кызык әйбердер инде», — дип Ришат бик ашыйкмыйча гына сүтә.

«Минем бүләкнең кыйбатлы, затлы әйбер булуы мөмкин түгел», — ди Рөстәм, артист халкының хезмәт хакы аз булуга ишарәләп.

Видеоны карап бетергәнче үк инстачылар төргәктә нәрсә икәнен белергә тырышканнар. Банкалы әйбер икәнлеге күренеп торгач: «Өч литр авыл каймагы», «Авыл сөте алып килгәнме әллә?», «Май», «Бал», «Мәхмүр абыйсыннан яшереп өч литр сәмәй алып килгәнме әллә?» — дигән вариантлар язганнар.

Ә төргәк эченнән өч литр машина тәрәзәсен чистарта торган сыеклык килеп чыга. Ришат та, Рөстәм дә шаян бүләктән рәхәтләнеп көләләр.

«Сезон бит хәзер», «Иң кирәкле әйбер юлда йөргән кешегә», — дип язалар инстачылар.

Шулай ук Башкортстандагы блогер Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира Рөстәм Хәсәнов турында: «Яраткан абыем», — дип комментарий калдырган. «Абыегыз икәнлеген белмәгән идек. ‚Мунча ташы“ның иң кызык артисты, ул уйнаган рольләрне бик яратам», — дип язган аңа бер инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100