Гөлназ Асаева бабаена кызын күрсәтә алмаган
Җырчының картатае - әтисе Рөстәм Асаевның әтисе вафат булган.
Гөлназ Асаева кызы Динәне бабаена күрсәтеп өлгерә алмавы, бабай белән оныкчыкның таныша алмый калулары турында инстаграм сәхифәсендә язган.
«Картатай, нишләп шулай иртә? Динәне дә күреп өлгермәдең бит… Картатай», — дип өзгәләнеп язган мәрхүмнең оныгы.
Татар эстрадасы артистлары һәм инстачылар иҗади гаиләнең кайгысын уртаклашкан, күркәм сабырлык теләгән.