«Балаларга»
1. Тезелешеп кошлар китә җылы якка,
Нишләсеннәр, аларны да тормыш тарта.
Очырабыз балаларны без дә шулай, Булсын, дибез, тормышлары һәрчак уңай.
Кушымта:
Очыгыз сез, балакайлар, бәгырьләрем,
Белегез сез ата-ана кадерләрен.
Очыгыз сез, юлларыгыз булсын актан,
Җылы хәбәр килеп торсын сезнең яктан.
2. Кошкайларның очар юлы ай-һай озын,
Ялгышмаска, югалмаска, улым-кызым,
Кирәк икән күркәм сабыр канатлары,
Язмышларның була җанны канатканы.
Кушымта шул ук.
3. Тезелешеп кошлар кайта туган якка,
Аларны да нигез ташы бире тарта.
Ишетегез сез дә йөрәк тибешләрен,
Туган йортны онытмагыз, җимешләрем.
Кушымта шул ук.