Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәсим Низамов хатыннарын, ирләрен Инстаграм аша котлаучыларны тәнкыйтьли

Рәсим Низамов хатыннарын, ирләрен Инстаграм аша котлаучыларны тәнкыйтьли

news_top_970_100
Рәсим Низамов хатыннарын, ирләрен Инстаграм аша котлаучыларны тәнкыйтьли
Рәсим Низамов ТМТВ каналының "Сер булып калсын" тапшыруында хатыннарын, ирләрен Инстаграм аша котлаган кешеләрне тәнкыйтьли. 

"Ул бит синең яныңда утыра, котла. Нигә син аны Инстаграм аша тәбриклисең. Радио-телевидение аша котлыйсың. "Показуха" дигән әйбер булмаска тиеш, гаиләдә дә, сәхнәдә дә. Иң күралмаганым шул", - ди җырчы. 

Рәсим Низамов үзенең ничек итеп яшьли гаилә булганы хакында сөйли һәм хәзерге яшьләр рәхәт яшәүнең кадерен белмиләр дигән фикер әйтә.     

"Туйларда күп булырга туры килә. Бераздан карыйсың - аерылганнар, инде башка кешегә өйләнгәннәр, кияүгә чыкканнар... Хәзер бит бөтен әйбер бар бит. Өйләнешеп яши башлаганда барысы әзер. Фатир, машина бар. Алар рәхәтне күреп арган. Рәхәтлеккә чыдый алмау да бар. Без студент булганда өйләнештек, сыңар кашыксыз башладык. Үзең булдырган иң кадерлеседер", - ди җырчы.

Рәсим Низамов үзе 23 яшендә әти булган. "Улыгыз өйләнмиме?" дип сорагач ул, "Юк әле. Алар эзләнәләр", - дип җавап бирә. "Хәзер яшьләр үз көйләрен көйләп, үзләре теләгәнчә яшәп калырга тырыша. Заман үзгәрде", - ди җырчы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100