Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәсим Фасыйхов Татарстан Президентына пародия күрсәтә

Җырчы Раяз Фасыйховның энесе танылган җырчыларга пародияләр ясаган видеоларын куйган.

news_top_970_100
Рәсим Фасыйхов Татарстан Президентына пародия күрсәтә
Салават Камалетдинов

Җырчы Рәсим Фасыйхов Татарстан Президентына, Айдар Галимовка, Рәшит Шамкайга һәм Айдар Фәйзрахмановка ясаган пародияләрнең видеоларын куйган.

«Безнең президентыбыз Рөстәм Яхинның «Син кайда идең?» җырын ничегрәк җырлар иде икән?» - дип язган Рәсим. Үзе Президент булып җырлап та күрсәткән.

Инстачылар ошаткан, канәгать смайликлар тезгәннәр. Иҗатташ дуслары Гүзәл Идрисова белән Альбина Кармышева да комментарий калдырган: «Үтерәсең син көлдереп», «Бу пародияләрең өчен берәр номинация бирер идем. Алтын кәлүш».

Рәсим Айдар Галимовка да пародия ясаган. «Татар җырчылары арасында иң аерылып торганы ул, шуңа Айдар Галимовның иҗатын хөрмәт итәм», - дип язган ул.

Пародия остасының виртуаль дуслары: «Ничек шулай килештерәсез аны?», «Афәрин», дип комментарий язып калдырганнар.

Рәсим Фасыйхов армиядә хезмәт иткәндә дә пародияләр ясап солдатларның күңелен күргән.

«Армиядә төнге өчтә нарядта җыештырып, эш беткәннән соң нишләп була? Әлбәттә, хөрмәтле Рәшит Шамкай белән Айдар Файзрахмановка пародия!» — дип язган ул.

Солдатлар рәхәтләнә көлеп, Рәсим үзе дә тыелып тора алмый. Инстачылар аның талантына соклануларын яза.

«Аяклы кәмит»;

«Бергә туйда булган идек. Вәт шунда күрмәгәнемне күрдем! Бер секунд урынында утырып тормый, сикереп тора да, әле җырлап җибәрә, әле гармунында уйный башлый, әле сиптертеп биеп китә! Бөтен уеннарда катнашып, гел беренче булды. Андыйны күргәнем юк иде»;

«Сиңа армиядә дә күңелле булган икән»;

«Иң башта танымадым. Бу юләрне нишләп армиягә алдылар икән дип уйлап куйдым»;

«Синең белән армиядә дә күңелсез түгел» - дигәннәр аңа.

«Ник сәхнәгә пародия белән чыкмыйсың? Беренче булачаксың», — дип киңәш бирүче дә табылган.

«Кайчак чыгып керәм», — дип җавап биргән Рәсим.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100