Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәшит Шамкай белән хушлашу вакыты билгеле булды

Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай белән хушлашу мәрасиме бүген Чуйков урамы, 49 йорт янында була.

news_top_970_100
Рәшит Шамкай белән хушлашу вакыты билгеле булды
Салават Камалетдинов/архив

Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай бүген вафат булды. «Аның белән хушлашу Чуйков урамы, 49 йорт янында, 12.30 сәгатьтә була», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә журналист Илфат Фәйзрахманов.

Илфат Фәйзрахманов әйтүенчә, Рәшит Шамкай хатыны Суфия ханымның туган ягында — Арча районы Түбән Оры авылында җирләнә. «Кабер инде казып куелган, Рәшит абыйны көтеп торалар», — дип сөйләде ул.

Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. Халыкка күбрәк Рәшит Шамкай яки Шамкай исеме белән таныла. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1967—1968 елларда Минзәлә театрында, 1968 елның көзеннән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Комик артист буларак таныла. Татарстанның халык артисты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100