Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәшидә Хәсәнова үстергән бер кыяр өч тапкыр ашарга җитә

Түбән Камада яшәүче Рәшидә Хәсәнова ярты метрлы кыяр үстергән.

news_top_970_100
Рәшидә Хәсәнова үстергән бер кыяр өч тапкыр ашарга җитә

Түбән Кама районының “Корабельная роща” массивында яшәүче Рәшидә Хәсәнова үстергән яшелчәләр рекордлы уңыш биргән. Алар күплеге белән генә түгел, зурлыклары буенча да игътибарга лаек.

– 21 май көнне теплицага “Китайская” сортлы бер кыяр орлыгы төрттем. Без шулай төрле-төрле орлыклар сатып алабыз да, күрше-тирә белән бүлешеп утыртабыз. Менә шул бер орлыктан бер төп кыяр үсеп чыкты. Биреп тә күрсәтте соң уңышны! Мин аны моның кадәр үсәр дип тә уйламаган идем. Фотога төшереп өлгергән кыяр – 45 см лы. Аның 50лесе дә, аннан зурраклары да булды, - ди Рәшидә ханым.



Хуҗабикә аларны күрше-тирәгә дә, дус-танышларга да тараткан.

– Бер кыяр өч тапкыр салат ясарга җитә. Бу сорт ашау өчен бик тәмле. Тозлау өчен корнишон сортлы “Паратунка” гибридын утыртам, - ди Рәшидә Хәсәнова.

Рәшидә ханым биш сутый җирендә яшелчәләрдән тыш чия, өч төрле виноград, берничә төрле карлыган, крыжовник, алмагач үстерә.

– Помидорларым да 500-700 граммга җитте, ташкабакларым 50-70 см булып үстеләр, - ди һәвәскәр бакчачы.



Рәшидә ханым яшелчәләрен ашлама белән сыйламый. Утыртканда төпләренә черемә салып чыгам да, шуның белән шул, - дип елмая ул.



    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100