Рәнис Габбазовның улын күргән Алинә Шәрипҗанова: "Шундый сагынып аны кулга алдым, елмаюын күрдем, СөбханАлла"
Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова Рәшит Ваһапов фестиваленең Гран-при иясе Рәнис Габбазов һәм яшь җырчы Гөлия Сагиева гаиләсендә бәби туенда катнашкан.
"Күршебез Рәнис Габбазовның улы - Тамерланга багышлап бәби туе үткәрдек. Бәхетле бала булып үссен. Шундый сагынып аны кулга алдым, елмаюын күрдем, СөбханАлла. Эх, үз балаларың үскәч, бу татлы чаклар бик тиз онытыла. Габбазовларның гаилә учагы сакланып, матур итеп яшәргә язсын", - дип язган Алинә Шәрипҗанова.