Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәнис Габбазов  улының бәби чәенә Салават Фәтхетдинов та килгән

Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты бүген үз өендә улы Тимерлан хөрмәтенә бәби чәе уздырган.

news_top_970_100
Рәнис Габбазов  улының бәби чәенә Салават Фәтхетдинов та килгән
Яшь җырчылар Гөлия Сагиева һәм Рәнис Габбазовның 21 октябрьдә уллары тууы хакында хәбәр иткән идек инде. Бәхетле әти-әни бүген нәсел дәвамчылары хөрмәтенә бәби чәе уздырган. Бу хакта Рәнис үзенең "Инстаграм"ында сөйләде.
"Бәби чәе. Нәрсә әйтеп була инде. Аллам, бик зур рәхмәт. Әти-әниләргә, яраткан хатыныма, туганнарыма, дусларыма һәм зур кунакларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә!" - дип язган Рәнис. 
 
 
     
Дәрәҗәле кунаклардан  Алинә Шәрибҗанова, Венера Ганиева, тормыш иптәше белән Рифат Фәттахов, "ваһаповчылар" - Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та булган. "Ходай Тәгалә исәнлекләрен бирсен, икесе дә бик тырыш. Ходай Тәгалә тырышкан кешегә бирсен дип телим мин. Гөлия инде миңа бик якын бала. Рәнисне бик хөрмәт итәм.  Беренче җырын ишеткәч, үзем эзләп таптым. "Кем соң син, каян соң син?" дип. Бүгенге көндә мәдәнияттә кирәккәне дә, кирәкмәгәне дә бик күп. Рәнис бик кирәк. Бик матур пар. Ходай Тәгалә исәнлекләрен бирсә, аларның бөтен нәрсәсе дә булачак!" - ди Салават Фәтхетдинов.

 

"Мин бәхетле, улым Тимерлан бәхетле. Әле һаман елмаеп йөри",- дигән бәхетле әти. 

 

"Ваһаповчылар"ның әтисе Рифат Фәттахов Тимерлан - Рәнискә тагын да тырышып эшләргә стимул дип саный.

"Бүген яшьләр арасында Рәнис кебек моңлы җырчылар юк. Булса да бер-ике генәдер. Шуларның иң күренеклесе Рәнис. Мин моны аның продюсеры буларак кына әйтмим. Сез моны үзегез дә аңлыйсыз, күрәсез. Бүген аңа тагын да тырышып эшләргә зур стимул, мотивация бар. Гаиләләре ишәйде, балалары туды. Бу - бик зур бәхет!" - дип теләкләр әйтә Рифат Фәттахов. 
 
Рәнис Габбазов җыелган кунакларга "Сагындым авылымны" дип җырлап та биргән.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бэби чэе Нэрсэ эйтеп була инде Аллам, бик зур рэхмэт Эти, Энилэргэ,яраткан хатыныма @g.sagieva, туганнарыма, дусларыма Зур кунакларга бик зур рэхмэт эйтэсем килэ @salavat_fatkhutdinov_official @vinera_ganeeva_official @r_fattakhov_ @alinasharipjanova Хэм уземнен яраткан @aisylu_gabdinova @gulsik93 @azat_abitov дусларыма Мин бэхетле, улым Тимерлан бэхетлеЭле хаман елмаеп йори #РанисГаббазов #дусларымтуганнарым #бэбичэе

Публикация от Ранис Габбазов (@ranis_gabbazov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100