Рәнис Габбазов улына нинди исем кушачак?
21 октябрьдә җырчы Рәнис Габбазов беренче тапкыр әти булды.
Рәнис инстаграмда баласының рәсми документын күрсәтте. Сабыйның беренче документындагы белешмә буенча, бала 3750 граммлы булып туган. Ир-баланың буе 57 см дип язылган.
"Ходаема рәхмәт. Әти булдым. Бик озак көтеп алган нәни сандугачыбыз туды", - дип язган Рәнис инстаграмда. Язма янындагы хештеглардан аңлашылганча, сабыйга Тимерлан дип исем кушалар. Җырчы "#улымчик #Тимерланчиклюбимый" дип хештеглар куйган.
- Рәнис Габбазовның баласы туганын Айсылу Габдинова хәбәр иткән иде.