Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәнис Габбазов: Туебызга беркем дә чәчәк алып килмәде

23 сентябрь көнне Р.Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсы гран-при иясе Рәнис Габбазов Казан кызы Гөлия Сагиева белән гөрләтеп туй итте. Гадәттә, кияү белән кәләшне кочак-кочак чәчәккә күмәләр, ләкин бу туйда яшьләргә чәчәк бүләк итүче булмаган.

news_top_970_100
Рәнис Габбазов: Туебызга беркем дә чәчәк алып килмәде

- Чакырылган кунакларга "чәчәкләр алып килмәгез, уенчыклар бүләк итегез" дип алдан ук әйтеп куйдык. Туебызга бүләк ителгән барлык йомшак уенчыкларны балалар йортына тапшырдык. Бу - әнием Гүзәл Габбазова идеясе иде. Чәчәкләр - матур, ләкин тиз шиңәләр. Ә уенчыклар игътибарга тансык булган балаларга күпме шатлык китерде. Балаларның шат йөзе, елмаюлы карашы, чын мәгънәсендә, мине куандырды. Мәчеткә йөргәнем, сәдака биргәнем бар, әмма балалар йортына беренче баруым, - дип сөйләде "Intertat.tatar"га Рәнис Габбазов.

Рәнис белән Гөлиянең туе кияүнең туган ягы - Ишеевкада узган. Кунаклар арасында Рәниснең остазы Венера Ганиева, гаиләсе белән продюсеры Рифат Фәттахов, иҗатташ дуслары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов булган. "Туй мәшәкатьләрен тулысынча ике як әти-әниләр күтәрде. Кунаклар саны 100гә якын булды", - ди Рәнис.

Яшьләр ширбәт аен концертка әзерләнеп, ягъни репетициядә үткәрә. "Беренчедән, үз концертларыма әзерлек эшләре бара. Икенчедән, 30 сентябрьдә Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә узачак Р.Ваһапов фестиваленең концертына әзерләнәбез", - диде Рәнис Габбазов.














Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100