Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәнис Габбазов: "Рифат Фәттәхов белән безнең араны бозмакчы булалар"

“Гран-прига машина откач, кайбер дусларымның сөйләшүләре бөтенләй үзгәрде. Кара-каршы очрашканда, котлыйм, брат, дип, үзе кул суза, үзе “тизрәк китәргә иде” дигән кебек як-ягына карана. Андый вакытларда үземә дә уңайсыз. Озак вакыт кешедән читенсенеп йөрдем. Көнчелек шулай итә. Кеше өчен сөенә белми икән минем күп дусларым, дип нәтиҗә ясадым”, - дип сөйләде Рәнис Габбазов Интертатка.

news_top_970_100
Рәнис Габбазов: "Рифат Фәттәхов белән безнең араны бозмакчы булалар"

- Рәнис, Ваһапов фестивалендә Гран-прига бирелгән машинаңны саттың мәллә? Бер дә руль артында күргән юк сине...

- Юк, нишләп сатыйм, машина гаражда тора. Әлегә машина йөртү таныклыгым юк бит.

- Бер ел элек "правага укып йөрим", дип әйткәнең хәтердә. Һаман имтиханын бирә алмыйсыңмы соң?

- Машинада йөри беләм мин, кагыйдәсен биреп булмый. Дөресрәге, китабын кулга алып, әзерләнеп, билетларын ятлап утырырга вакытым юк. Имтиханга да бер мәртәбә генә бардым. Бирә алмагач яңадан барып тормадым...

- Вакытым юк, дисең...

- Быел минем өчен бик авыр ел булды. Гаилә кордым, хәзер йорт җиткереп киләм. Соңгы тапкыр кайчан туйганчы йоклаганымны да хәтерләмим. Көн саен иртәнге алтыда торам, төнге уникедә генә ятам. Йорт салам, дип иҗатны да аксатып булмый, яңа җырлар өстендә эшлим, яңа сезонга әзерләнәм. Шулар белән мәш килеп йөреп көннең узганын да сизми калам...

- Йорт салганда акча бик күп кирәк. Машинаң барыбер тик тора икән. Гаражда яңа булып торса да, елы бара бит. Сатасың килмиме соң?

- Үз акчама алып, гаражда тора торган булса, күптән саткан булыр идем. Ләкин Гран-прига бирелгән бүләкне ничек сатарга кулым бармый. Минем иҗатымның иң югары бәясе ул, горурлыгым. Шуңа да ул миңа бик кадерле.

- Гран-при алып машина белән бүләкләнгәч, күп җырчылар көнләшкәндер үзеңнән, сиздеңме?

- Сизелә икән шул ул. Кайберләренең сөйләшүләре бөтенләй үзгәрде. Кара-каршы очрашканда, котлыйм, брат, дип, үзе кул суза, үзе "тизрәк китергә иде" дигән кебек як-ягына карана. Андый вакытларда үземә дә уңайсыз. Озак вакыт кешедән читенсенеп йөрдем. "Гран-прины сиңа по-блату бирделәр инде, машина өчен күпме түләдең соң?", "Гран-прины сиңа бирәселәре алдан билгеле булган, кешегә генә чыгармаска кушканнар икән", - дип килеп сораучылар күп булды. Күземне шарландырып тордым инде. Көнчелек шулай итә. Кеше өчен сөенә белми икән минем күп дусларым, дип нәтиҗә ясадым.

- Машина өчен түләдеңме соң?

- Юк инде, нишләп түлим.

- Берәр кайчан Ваһапов фондыннан китсәң, машинаңны алып калалармы?

- Юк. Машина Вагапов фондына бәйле түгел, бүләк бит ул. Әлегә бер кая да китәргә җыенмыйм.

- Рәнис, дөресен әйт әле, Ваһапов фондында кәнәгать булып эшлисеңме, әллә сине мәҗбүри контракт кына тотамы?

- Бу бик бәхәсле сорау. Соңгы арада Рифат Фәттәхов белән безнең араны бозмакчы булалар. Аны миңа, мине аңа каршы котыртучылар күбәеп китте. Дус булган кеше ара бутап йөрми. Шуны аңладым, Рифат әфәндегә каршы мине котыртучылар - минем дошманнар. Ваһапов фондында эшләргә теләүчеләр бик күп, анда урамнан гына килеп кереп булмый, иләк аша узарга кирәк. Мине берәү дә мәҗбүри тотмый, монда эләгүем белән горурланам. Белүемчә, Ваһапов фонды тагын бер җырчыны үз канаты астына алырга җыена. Аның кем икәне безнең өчен әлегә сер...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100