Рәнис Габбазов нәни улының беренче фотоларын күрсәтте
Җырчы бала белән мәчеттә төшкән фотоларын инстаграмга куйды.
"Һәркемгә бәхет телим", - дип яза яшь әти. Фотолар балага мәчеттә исем кушкан вакытта төшерелгән.
- Рәнис Габбазов 21 октябрьдә әти булды. Сөенечне социаль челтәрләрдә Айсылу Габдинова уртаклашты.
Ваһапов фестиваленең инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә дә Рәнис Габбазов һәм аның улы турында язма урнаштырдылар. Фотода бала тоткан Рәнис, мулла басып тора. Язмадан аңлашылганча, балага исемне Иман нуры мәчетендә кушканнар.
"Тимерлан бәбиебез әти-әнисе, әби-бабалары белән сау-имин өенә кайтып җитте!" диелгән әлеге хәбәрдә.