Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәнис Габбазов "Голос" тапшыруында катнашачак!

Ваһапов фестиваленең Гран-при иясе Рәнис Габбазов "Беренче канал"да популяр булган "Голос" проектында катнашачак. Бу хакта ул үзенең Инстаграм битендә хәбәр итте.

news_top_970_100
Рәнис Габбазов "Голос" тапшыруында катнашачак!
"Мин "Голос" проектында катнашырга әзерләнәм! Кадерле дусларым-туганнарым! Мин чыннан да "Беренче канал"да баручы, бик популяр "Голос" проектында катнашырга әзерләнәм. Моның турында инде әллә кайчан уйлап йөри идем, дөресен генә әйткәндә.

Янымда басып торучы Динә Гариповага менә дигән мисал өчен рәхмәт!

Әлбәттә, мин ул конкурста татар җырын җырларга җыенам. Әмма ниндиен җырларга, кайсы җыр нәкъ минем башкаруымда отышлырак буласын әле уйлап бетермәдек. Булышыгызчы", - дип мөрәҗәгать иткән Рәнис Габбазов.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

МИН «ГОЛОС» ПРОЕКТЫНДА КАТНАШЫРГА ӘЗЕРЛӘНӘМ! Кадерле #дусларымтуганнарым ! Мин чыннан да @1tv каналында баручы, бик популяр "Голос" проектында катнашырга әзерләнәм. Моның турында инде әллә кайчан уйлап йөри идем, дөресен генә әйткәндә. Янымда басып торучы @dinagaripova га менә дигән мисал өчен рәхмәт! Әлбәттә, мин ул конкурста татар җырын җырларга җыенам. Әмма ниндиен җырларга , кайсы җыр нәкъ минем башкаруымда отышлырак буласын әле уйлап бетермәдек. Булышыгызчы #ПроектГолос #ГолоснаПервом #РанисГаббазов #Голос #ПервыйКанал #Вагаповфест

Публикация от Ранис Габбазов (@ranis_gabbazov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100