Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Рәнҗетмә иреңне син, түз, әйтмә аңарга авыр сүз!" Мессенджерларда "Ирләрне саклыйк!" дигән сатирик шигырь таралды

"Рәнҗетмә иреңне син, түз, әйтмә аңарга авыр сүз!" Мессенджерларда "Ирләрне саклыйк!" дигән сатирик шигырь таралды

news_top_970_100
"Рәнҗетмә иреңне син, түз, әйтмә аңарга авыр сүз!" Мессенджерларда "Ирләрне саклыйк!" дигән сатирик шигырь таралды
Мессенджерларда "Саклагыз ирләрне" дигән сатирик шигырь таралды. Аның авторы кем икәнен әлегә белмибез. 

Бу шигырь хатын-кызларның күңеленә бик хуш килгән. "Безнең тормыш инде бу!" "Ирләр шундый инде алар, бөтенесе хатын-кыз җилкәсенә калды". "Телевизор караудан башка бернәрсәгә дә ярамый хәзер ирләр", дип язалар. 

Ирләр хатыннар белән сүз алышмаган. Бары тик бер ир генә: "Барыбер бездән башка бала таба алмыйсыз!" дип җавап язган. Аңа җавап итеп: "Шуңа да ярамасагыз, дөм кирәгегез дә калмас иде", - дип язганнар. 

Һәрвакытта була торган бәхәсләр кебек, соңыннан берсе: "Әйдәгез, яратып, яратышып яшик, дуслар!" дип чәчәкле баннер элеп куйган.

Рәнҗетмә иреңне син, түз,
Әйтмә аңарга авыр сүз.
Күңеле аның бик нечкә,
Түз инде син ничек тә.

Тәмле ашат эштән кайткач,
Диванга ул сузылып яткач.
Телевизорны кабызып бир,
Белергә тиешсең ни тели ир.

Аннан чыгып кит кухняңа,
Әлегә кирәкмәйсең син аңа.
Аяк очында гына йөре,
Кемнең дә шулай ул ире.

Иртән уятма куркытып,
Будильникны шалтыратып.
Теләгән вакытта уянсын,
Нервысын бозып куярсың.

Барырга булсагыз кунакка,
Ирең телиме? Бел шул хакта.
Әгәр инде ул барам дисә,
Баралар,хатыны киендерсә.

Әбиләр белән дөнья тулган,
Бабайлар бигрәк аз калган.
Бүген ирләрне саклау көне,
Тиран хатыннардан яклау көне.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100