Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәмис Латыйпов «Татпотребсоюз» турында: Үлми калган сәвит утравы

Журналист кулланучылар берлегенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлана.

news_top_970_100
Рәмис Латыйпов «Татпотребсоюз» турында: Үлми калган сәвит утравы
автор

Колхоз тарала микән, колхоз казала микән… дип мәзәкләр сөйли-сөйли райпо дигән әйберләр җир йөзеннән юкка чыгып бетте инде. Әмма бер колхоз калды әле. «Татпотребсоюз»!

Мин бу оешмага аерым бер зур мәхәббәт белән карыйм. Аларның җыелышларында балачакка әйләнеп кайткандай булам. Күзләр «Тәртиб» радиосын тыңлаганда гына пәйда була торган сагыш яшьләре белән тула.

Өстәлдә счет ята! Счет, Карл! Ничек сагыш басмасын күңелне. Хәзерге заман баласына счеттан кушарга өйрәтеп кара әле син менә! Музей экспонаты дип күрсәтелгән булса да, мондагы күренеш шундый — ул музейга һич кенә дә китмәгән кебек.

Ник шулай булмасын! Монда һаман да Советлар Союзы… Музейга кереп карап йөргән төсле «Игенчеләр сарае”ндагы күргәзмәләрен. Замандагы үзгәрешләрне ничек урап узалардыр да, каян шундый киемнәрне табалардыр — шаккатырсың! Хәтта сатып торган апаларның прическаларына кадәр мин ун яшьтә «КООП» дип аталган кибеткә йөргән чактагы кебек.

Райпоның ни икәнен белмәгән яшьләргә. Ул — акционерлык җәмгыяте кебек әйбер инде. Сәвит заманында кешеләр акцияләр — «пайлар» сатып алган да, шуларның акчаларына кибетләр, пекарнялар, складлар салынган. Бу оешма авыл халкыннан чимал — иттер, йондыр сатып алырга һәм азык-төлек, башкасын сатарга тиешле булган. Сәвит заманында эшли иде алар — чөнки шәхси кибетләр юк бит. Хөкүмәт кушкан бурычларны үтиләр иде. Мин әле хәтерлим — кибеттән сатып алырга телисең икән, нидер тапшырырга тиеш идең. Ул елны район йомырка бурычын тапшыра алмагандыр инде, үзәгенә үттеләр шуны сорап. Сандалик сатып алырга бара әни кибеткә, пакетка 10 йомырка тыга. Кибеткә йомыркаңны тапшырмасаң, сандалик сатмыйлар. Куртка кирәк икән, инде 20 йомырка тыгып барасы. Халыкның үзәгенә үткәч, бер шаяны һинд киносы афишасына «күкәйгә» дип язып киткән. Иртәгесен беркатлылары, куеннарына яшереп кенә йомырка тыгып, кызларын ияртеп, клубка җыелган — карыйсы килә бит! Күкәйләрен кычыткан арасына атканнар аннары.

Райпо менә шул совет чорындагы күркәм казанышларны түкми-чәчми саклап яши торган бер аерым хуҗалык. ТАССР дигән тортлар, ипидән пешерелгән «Маша и медведь”тагы Машалар. Җиңүнең юбилее бит — кара ипидән пешерелгән солдатлар да бар.

Һәм шулар янында шома абзыйлар. «Дюймовочка» фильмындагы сукыр тычканнар кебек ялт-йолт каранып йөренәләр. Кызык.

Башка бер җирдә дә мондый хәл юк. Дөнья алга китте, ә монда — колхоз. «Без кабызган утлар сүнмәс алар!» дип акырып җырлап җибәрәселәрем килә, тавыш кына юк…

«Татпотребсоюз» турында сүз чыкса, еш кына кешеләр «бармыни әле ул?» ди. Бар ул, бар. Бик юмарт оешма булып чыкты ул, Иделдәге бәке кебек — күпме суын алсаң да бетми. Булса да булган икән халыкта байлык! Талыйлар талыйлар аны еллар буе — ә ул бетми дә бетми. Ничәмә ничә буын җитәкчеләргә һәм аларның балаларына, оныкларына, оныкларының балаларына җитәрлек байлык булган икән. Милләтебезнең асыл улларын шулай баеткан оешманы яратуымның сәбәбе дә шул.

Мин «Татпотребсоюз”ның җыелышларына ел да йөрергә тырышам. Ел саен бер гаҗәп хәл күзәтелә. Чыга җитәкчеләр — күрсәтәләр таблицаларда — райпо үсә! Алга бара! Күрсәткечләр былтырга караганда 0,9 процентка артыграк! Фәләнчә районда сарык йоны җыйдык! Фәләнчә районда бәрәңге җыйдык! Автолавка куйдык! Сугым цехы ачылды! Ура! Әгәр дәүләт тагын бер һичьюгы 300 миллион сум бирсә, кәҗә йонын да җыя башлар идек! Лимонад ясыйбыз, тагын 450 миллион бирсә, тархун да ясый башлар идек!

Һәм бирәләр бит чукынганчыкларга. Таблицаларына карап торам — ярты чыгымнарын диярлек дәүләт күтәрә икән боларның. «Вак авылларга кибет куябыз», «Хәләл сугым цехы ачабыз», тагын әллә нәрсәләр дип сорап кына торалар акчаны.

Сорый бирүче белеп сораса, бирүченең бирергә тәкате калмас, ди. Болар сорый белеп сорый инде. Профессионаллар. Боларга ел саен бирәләр.

Тукайның мәсәле бар бит — мактанчыклардан көлсәләр дә, аларга өлеш тиядер дигән. Бер елны президент аларның күргәзмәсен карап йөри. Тегеләр мактана инде: «Менә, дару үләннәре җыябыз» ди җитәкчеләре. Президент әйтә: «Мәхмүт! Бу себеркеләр былтыргы түгелме соң синең?» Бар да шырык-шырык көлә. Таныдылар былтыргы себеркене!

Мин быел да күрдем ул себеркене. Шул ук иде бугай. Дару үләннәре җыябыз дип быел да сөйләделәр! Кайсы районда кемнәр җыя ул дару үләннәрен һәм кая куялар аны аннары? Берәрегез белмиме?

Әле Татпотребсоюз бушлай яшелчә орлыклары өләшергә дип хөкүмәттән акча ала. Аннары ул бушлай орлыкларны халыкка өләшәләр дә, шул кешеләр яшелчәләрне көзен райпога тапшыра. Менә шундый схема. Бик-бик матур күренә сүз итеп сөйләгәндә. Мин үзем Татарстанның бөтен районнарын да берничә тапкыр урап йөргән кеше. Әмма минем беркайчан да беркемнән дә райподан бушлай орлык алганын ишеткәнем булмады. Менә шул кешеләрне күрәсем килеп яши. Кемнәргә кишер орлыгы бирделәр былтыр? Ә кем кәбестә рассадасы алды бушлай?

Бара чыгышлар ул утырышларда… Һәм теге «динамика фәлән процентка артты» дигән монотон сөйләмгә кушылып, чираттагы мәгълүматлар ишетелә: «кызганыч, быел фәлән районда райпо системасын саклап кала алмадык. Ябылды… Бу эш буенча контроль-ревизия комиссиясе эшчәнлек башлады, без бу хәлгә нәтиҗә ясыйбыз…»

Бу инде тагын бер районда дистәләгән кибет юк кына бәядән берәр кешегә сатып җибәрелгән дигән сүз. Контроль-ревизия имеш… Алырсың эт авызыннан белен!

Татпотребсоюзның яңа җитәкчесе Рашат Шәймәрданов әйтә: 17 районда райпо эшли әле, ди. Марат Әхмәтов әйтә — 5-6 районда бар инде чынлап, элеккечә эшләгәннәре, ди. Утырышта таратылган хисап кәгазьләренә карасаң, барлык районнарда да райпо бар! Гөрләп эшлиләр! Сезнең районда юк дип уйласагыз, ялгышасыз, бар ул! Мәзәктәгечә. Райпо кибетләрен күрмисезме? Ә алар чынлыкта бар.

Хөкүмәттән алган акчаларны үзләштерү максатыннан оештырылган ширкәтләр дип аңлыйм. Һәм ни өчен бу оешманың әлегә кадәр юкка чыкмавының сәбәбен дә беләм кебек.

Һәр системаның үз-үзен саклау иммунитеты була. Система никадәр нык каткан булса, аны үзгәртү дә шулкадәр кыенрак. «Татпотребсоюз» га да «үзгәртәм» дип ябышып караганнары булды. Үзгәртә алмады ул кешеләр — система йотты аларны. Чөнки моны үзгәртер өчен яки Гордий төенен чабып атарлык тәвәккәллеккә ия Александр Македонский, яки инде Ли Куан Ю кебек дөньяның астын өскә әйләндерә алырлык профессионал булырга кирәк. Нидер эшлим дип тотынган кеше бераздан аңлый - моны үзгәртү мөмкин түгел, аягыңны сындыруың бар. Имеп кенә ятсаң, үзеңә дә, башкаларга да яхшырак. Исән икәнеңне белдереп вакыт-вакыт тыпырчынып, авызыңны күтәреп еласаң, тагын да яхшырак. Сорамаган балага имчәк каптырмыйлар.

Шуңа күрә «райпо бетмәдемени» дип аптырарга кирәкми. Система аңлый — ул дөм сатылып бетеп, бөтенләй юкка чыга икән, бу бит инде үзең утырган ботакны чабып өзү булачак, ул бөтенләй яшәүдән туктаячак. Дару үләннәре җыйган өчен дип ничек акча сорыйсың аннары? Шуңа күрә аны бөтенләй юкка да чыгармыйлар. Үсеп тә китә алмый — чөнки ул бит колхоз, гомуми мал! Һәр райондагы җитәкче аны үзенең кесәсе итеп күрә.

«Татпотребсоюз» рәисе бөек мөнбәрдән алга барачакларын игълан итте. Гомере буе шушы системада эшләгән кеше булса да, әле яңа килде, ышанасы килә булдырыр, булдырыр дип… Татарстанда райполарны кабат булдырырга карар кылганнар икән. Бик хуп, бик хуп… Изге ният хуплауга лаек. Һич кенә дә ирония белән әйтәсе килми. Әмма, ай-һай, ай-һай… Адым саен «Магнит», Пяторочка» кебек кибетләр булмаганда булдыра алмаганны хәзер берәр нәрсә тоҗырып булыр микән? Башта таратып бетерделәр, хәзер җыялар. Булыр микән?

Фермерлар берлеге рәисе Камияр Байтимеров белән шул хакта сөйләшәбез.

— Татпотребсоюз аска тәгәри шул, — дип уфтана.

— Чана шикелле аска шуа да, аска шуа…

— Быел кар юк бит! — дип өметләндермәкче булам Камияр әфәндене. — Бәлки шумас әле быел чаналары, тау башында калыр балчыкка терәлеп…

— Аска шуам дип ниятләгән кеше чанасы булмаса, газетка утырып булса да шуа ул!

Кем белә, бәлки өскә шуарлар әле. рәисе утырышта оешманың үсеше буенча эшлекле тәкъдимнәр кертте.

«Заманча чараларны кулланырга кирәк, — дип сөйли җитәкче. — Кызганыч, район райполарының сайтлары юк. Без райполарга сайт ясарга тәкъдим итәбез».

Бик шәп киңәш. Заманча! Цифрлы үсеш заманасы бит, инновацион фикер. Кешеләр хәзер мал тиресен сайт аша гына тапшыра алачак икән сайт булса. Дөрес, тапшырырга малы гына бетеп китте инде, әмма сайт булса, сыеры гына табылыр!

Тагын бер кечкенә генә нюанс бар инде. Бу киңәш белән ким дигәндә 10 елга артка калганнар шул алар. Кемгә кирәк инде ул сайт хәзер? Егерме ел элек сайт булса, аның белән нидер эшләргә була һәм аны инновацион фикер дип әйтеп булыр иде. Ул сайтына кереп нәрсә эшләячәк ул авыл кешеләре? Җитәкченең фотосын караячакмы? Хәзерге заманда кешенең инде күптән сайтларда түгел, социаль челтәрләрдә икәнен бөтенләй белмиләр икән болар. Тагын бер егерме ел үткәч, «Вконтактеда аккаунт ачарга кирәк, президент акча бирсә», дип чыгыш ясамасалар ярый инде. Хәер, сайт ясыйбыз дигән сылтау белән акча алып шома егетләр оста итеп ясап чыкса, сайт ясау ул үзе бер егерме кешене эшле һәм ашлы итәргә сәләтле. Ә аннары «без заман белән бергә атлыйбыз, сайтыбыз бар» дип әйтергә була.

Әмма барыбер яратам Татпотребсоюзны. Атамасында «тат» дигән оешмалар элек күп иде. Алар бөлеп бетте. Татрыбхоз батты, Татфондбанк бөлде, Татагропромбанк кушылды… Алар күп калмады. Атамасында «Тат» сүзе калган өчен генә булса да, газиз һәм якын ул. Чормада яткан чемодан кебек. Күтәрәсе дә юк, чыгарып ташларга ирендерә. Ул безне үткәннәр белән бәйләп торган ниндидер бер җеп сыман.

Бу язмам чынлап торып эшләгән һәм шушы коточкыч авыр заманнарда төрле кәкре куллы җитәкчеләрне дә җиңеп райполарын саклап калган берничә районга кагылмый. Алексеевск районы райпосы турында киләчәктә әле бөек язучыларыбыз 500 мең сумлык грантка китаплар язар дип ышанам. Ул районда һәм тагын берничә районда җирле җитәкчеләрнең тырышлыгы белән райпо элеккечә эшли, әле дә халыкка хезмәт итә. Аларның хезмәткәрләренә дә, җитәкчеләренә дә дан! Рәхмәт аларга! Минем сүзем республика күләмендәге система хакында.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100