Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәмис Латыйпов: Элвин Грей бернинди феномен да түгел. Конкурентсыз өлкәдә яңа йолдызның калкып чыгуы

Радик Юльякшинның үзе белән сөйләшкәнче үк мин шушы фикердә идем. Сөйләшкәч, бу фикерем ныгыды гына.

news_top_970_100
Рәмис Латыйпов: Элвин Грей бернинди феномен да түгел. Конкурентсыз өлкәдә яңа йолдызның калкып чыгуы

Элвин Грейны феномен дип әйтү ул татар эстрадасы үз ялкаулыгын һәм идеясезлеген яшерү максаты белән уйлап тапкан сылтау гына. Нигә Элвин танылды? Феномен! Шуңа танылды да. Ул бит феномен, ничек танылмасын инде...

Радик айфонга җыр яздырып, шуның белән популярлашып киткән очраклы кеше түгел. 12 ел буе музыка язып, аранжировкалар эшләп, көн-төн тырышып-тырмашып тамашачыны өйрәнгән кеше популярлашмаса, гаҗәп булыр иде. Татар эстрадасында фәлән кадәр йөз кеше бар, ә менә аларның кайсысы Радик кебек эшли? Бераз танылалар да, шул танылудан үзләреннән үзләре соклана башлап, эшләүдән туктыйлар. Банкетларда җырлауга – турысын әйткәндә, моңарчы эшләгәннәрен ашауга күчәләр.

Татар яшьләренә заманча клуб музыкасы кирәк. Элек тә кирәк иде, хәзер дә кирәк. Ә моны аларга Элвин Грейдан кала тагын кем тәкъдим итә?  600-700 җырчы бар, ә шулар арасында клуб музыкасын тәкъдим итәрлек бер штук кеше юк. 600 димим, 60 җырчы клуб музыкасын җырлап, шуларны бер татар тыңламыйча, бар да өелеп Элвинга йөрсә, феномен дияр идең. Болай - феномен түгел. Конкуренция булмаган дөньяда яңа йолдызның калкып чыгуы.

Салаватка да “әбиләргә дә Элвин Грей кирәк” дип елап утырасы түгел. Кем соң ул әбиләр? Менә мин клубка дискотекаларга йөргән буын вәкиле. Иртәрәк тормыш корган яшьтәшләрнең оныклары бар. Әби-бабайлар бит инде? Әби-бабайларның, яшьлекләрен сагынып дискотека тыңлыйсы килүе гаҗәп түгел. Әбиләр дигәч тә, алар бит Салаватның яшьлегендәге әбиләр түгел, Доктор Албаннар тыңлап үскән буынның әбиләргә әйләнә башлаган заманы.

Ә кемне тыңласын татар тамашачысы? Бер-берсеннән күлмәкләре белән генә аерылып торган зәгыйфь тавышлы, мескен аранжировкалы, мәгънәсез текстлы, ctrl+c һәм ctrl+v ысулы белән язылган татар җырларын башкаручыларнымы?

Инде ничә еллар матбугатта татар эстрадасын мәгънәсез, бер-берсен кабатлаган җырлар башкаруда гаеплиләр. Берсе дә селкенми! Берсе генә булса да, шушы фикерләрне колагына киртләп, нидер эшләсен иде. Яңа җырчы пәйда була – шалт! Алты йөз дә беренче татар җырчысына әйләнә. Нигә бераз үз йөзеңне эзләп карамаска? Үзләреннән аерылып торган Элвин Грей пәйда булгач, барысы да шакката – ничек инде шушы кешегә тамашачы йөри?! Йөри, билгеле, чөнки ул бит сезнең кебек түгел, ул үзгә. Тавышы юк, кыяфәте юк дип әллә никадәр сүгәргә була, әмма аның аранжировкалары, башкару манерасы хәзерге татар эстрадасыныкы кебек түгел. Югары профессиональ дәрәҗәдә әзерләнгән. Менә шуңа йөри дә.

Россиядә танылу бик авыр. Конкуренция коточкыч зур. Татарда бөтенләй башкача. Татар – телне белүчеләр турында сүз бара - аз санлы халык, халыкның “катламы” дип әйтимме инде, бик юка, шул сәбәпле, татар дөньясында азмы-күпме нидер эшләгән һәр кеше таныла. Тормышның төбендә булган кеше – кем булуына карамастан – нидер эшли икән, өскә бик тиз төртеп чыга.

Сүзләремне исбатларлык дәлилләр бар. Татар эстрадасында кем азмы-күпме нидер эшләгән, шул танылуга ирешә.

Клуб музыкасын язган Айфарага халык дәррәү өелеп йөрде. Аларның дискотекалары һәрвакыт тулы иде. Айфараны да феномен диик алайса? Әмма учакка да утын ташлап торган кебек, халыкка да яңа җырлар кирәк. Соңгы елларда Айфараның клубта яшьләрне биетә алырлык нинди заманча хиты бар? Юк. Шуңа да элекке Айфара тамашачысының Элвин Грейга китүе гаҗәпме? Әле алай да Айфараның үпкәләрлеге юк – 20 ел элекке хитлары әле бүген дә аларны тартып бара.

Зөлфәт Хәкимне әйтәсе дә юк. Тирән фәлсәфи җырлары һәм үзенчәлекле башкару манерасы белән Зөлфәт Хәким бернинди рекламасыз яулап алды. Тамашачылар ярлар арасын яңгыратып ике яклап кына түгел, йөз яктан кычкырып тора иде: “Зөлфәтнең концерты кайчан була икән?”

Иҗатының башлангычында мәҗлес җырларын башкарып дан казанган Салават турында әйтәсе дә юк. Ел саен яңа альбом. Һәр мәҗлестә кызып алган татар балалары “Урсал тауда” яки “Шәфкать туташына” суза иде. Мәҗлес җырлары бетте – татар өйләрендәге үтүкләр дә Салаватны җырлаудан туктады. Хитлар юк чөнки. Чәең гел кайнар булырга тиеш тамашачыга.

Бөтен кеше баянга җырлаганда синтезатор белән сәхнәгә чыккан, Рөстәм Сәрвәров оештырган “Казан кызы” төркеме да заллар җыйды. Менә ничек рәхәт икән синтезаторга кушылып җырлый белгәч, ди иде татар.

Илназ Сафиуллин да гитара белән сәхнәгә чыгып, татар сәхнәсендә феномен булу берни дә тормый, моның өчен беркем кирәкми икәнен күрсәтте. Илсөя Бәдретдинов&Илфак Шиһапов та моңарчы булмаган юнәлештә тырышып эшләп үлемтеген әзерләп куйган әбиләрдән клубларны штурмлата алды.

Татар сәхнәсендә бераз гына үзләрен башкачарак тоткан Мөнир Рахмаев, Салават Миңнеханов та шундук танылу алдылар. Башкаларның бертөрлелеге фонында алар күренде.Сәхнәдәге кыланмышлары, үзгә төрле бию уйлап табуы, дәртле җырлары булган Фирдүс Тямаевның да заллары буш түгел. Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш чөнки. Тырыша, эшли. Нәтиҗәсе – залларда.

Заманында үзләрен альтернатив башкаручылар дип атаган җырчыларның да киң халыкка танылып китмәве гаҗәп түгел. Әллә никадәр перспектив төркемнәр, җырчылар бар иде. Алар берничә җыр яздырдылар да, туктадылар. Альбомнары да юк, гастрольләргә йөрмиләр. Ә танылып китү мөмкинлекләре бар иде! Әгәр альтернативщиклар эзләнеп, Радик кебек 12 ел чиләнгән булсалар, кем белә, бәлки бүген алар “Пирамида” тутырып тамашачы җыяр иде.

Үз тыңлаучыңны, үз юнәлешеңне табу өчен вакыт, сизгерлек һәм тырышлык кирәк.

Өметле генә күренгән – үзем яратканга түгел, кинәт популярлык казанганга шулай диюем – эстрада җырчыларының да Кытай лампочкалары кебек якты янып, тиз сүнүен шулай ук тырышлык җитмәү белән аңлатырга була. Бер альбом чыгаралар да, аннары банкетларга йөри башлыйлар. Йөриләр шул иске багаж белән. Банкетта йөрү ул җырчы өчен тамак ялына эшләү генә. Моның өчен аларны гаепләп тә булмыйдыр, тормыш шулай мәҗбүр итәдер. Әмма мин монда сәбәпләрне анализламыйм, нәтиҗәгә бәя бирәм – иҗади юнәлештә хезмәт булмаганга популяр түгел алар.

Мине татар сәхнәсендә шулкадәр буш юнәлешләр була торып, җырчыларның һаман да иске, тапталган сукмаклардан йөрүе гаҗәпләндерә. Хәер, бәлки, гаҗәпләнергә дә кирәкмидер – тапталган юл кулайрак, уйлыйсы да юк. Шуның өстәвенә гаҗәп ялкаулар әле күбесе. Шундый перспектив юнәлешләр бар – ник берәр җырчы алынсын шуларга! Менә бүген мин күзгә ташланып торган өч юнәлешне күрсәтә алам. Шуларны үзенә алган җырчы, һичшиксез, популярлык казаначак. Билгеле, тырышып эшләгәндә.

Бәхетсез мәхәббәт җырчылары гел популяр. Кызлар да, егетләр дә. Татар тамашачысы үзен кызгандырып, “сөйгән ярым ташлады” дип җырлаган мескен ир образын аеруча ярата. Рафаэль Латыйповның беренче альбомы – шуның ачык мисалы. Ул популярлыгының сәбәбен дөрес аңламыйча ахыры, башка, үзенчә ”җитди” темаларга күчте дә, шуның белән популярлыгы да китте. Татар сәхнәсендә буш мәйдан. Берәр кыз син шалтыратканда трубкасын алмый икән, шул турыда ике сәгать буе сәхнәдә өзгәлән - кызлар сырып алачак. Ул кыз шул минутта,  бәлки, син  уйлаганча, башка белән дә түгелдер, син килешкә дип салатка суган әрчегән дә, күзен елатып утырадыр, бичара, шуңа алмагандыр телефонны. Эш анда түгел – җырың бәхетсез мәхәббәт турында булсын. Җырыңның да, үзеңнең дә ташланган кыяфәтле булуың мәҗбүри. “Бу бичараны кем ташлады икән, бу бит әле торып булырлык ир”, - дисеннәр. Бу - бөтен дөньядагы тренд. Әнә "Евровидение"дә дә бөтен гаепне кызына аударып калдырган Сальвадор җиңде. Җырны кем язган диген - кыз туганы Луиза. Хәйләкәр кызый белгән үзенә кемнәр ошыйсын- типсә планка өзәрлек, басса пластилин изәрлек егет яшь агызып торса, яратачаклар аны! 

Татарда мәҗлес җырларын җырлаучы бөтенләй калмады. Табынга җыелган адәмнәргә, баян тартып, кемнең җырын сузарга? “Җомга”, “Шәфкать туташы”, “Килен төшкәндә” кебек теләсә кем баянда уйный һәм теләсә кем җырлый алырлык җырларны башкаручы пәйда булса, аңа кырмыска ике көн торган чүп чиләгенә ябышкан кебек сарылачаклар. Мәҗлестә кызып алган халык “Җидегән йолдыз - җитмеш кондыз” яки “Ком сәгате, ком сәгате” дип такмаклап утыра алмый бит, аңа акырып җырлый торган җыр кирәк.

Һәм, инде әйткәнемчә, дискотека җырлары. Яшьләргә клубка баргач биергә генә кирәкми ул җырлар. “Текәлекләрен” күрсәтү өчен машиналарының тәрәзәләрен төшереп, урамга акыртырлык музыка кирәк. Иң мөһиме – ул җырлар оятка калдырмаслык аранжировкалы булсын. Әлфинә Әзһәмова яки Иркә җырларын куеп булмый бит инде, мәзәктәге кебек - Дон Педро алдында оят... Исхак-Ханның “Казачогы” әнә ничек популяр иде заманында яшьләр арасында! Чөнки ул шул замандагы популяр хитлар стилендә иде.

Тырышып эшләгән һәркем татар дөньясында таныла ала. Һәр өлкәдә дә! Танылмый калган кеше юк әле. “Мин унике ел буе көненә алты гына сәгать йоклап эшләдем, әмма мине беркем күрмәде” дигән җырчыны минем күргәнем юк. Андыйлар таныла. Тырышып эшләп тә, шуның исемен татар белмәгән кеше юк татарда. Элвин Грей – ул бу кагыйдәне исбатлаучы бер дәлил генә. Глобаль масштабта уйлап караганда, бу татарның фаҗигасе дә. Россиядә танылып кара – нинди авыр юллар үтәсе. Ә татар дөньясы сай. Бераз тырышып эшлә генә - таныласың. Әмма татар халкының канында булган дөньяга тар караш, сак караш һәм инициативасызлык барысына да киртә булып тора. Әле татар халкы тырыш дип шапырынырга яратабыз. Тырышлык ул бит банкетта тир түгү генә түгел. Акылыңны да бераз тырыштырырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100