Рәмис Латыйпов «Барс Медиа» турында: «Кычкырышмыйча гына сугышыгыз!»
Журналист «Барс Медиа» тирәсендә килеп чыккан вәзгыять турында фикерен белдерә.
Яратмаган сүземнән башлыйм әле. Яшерен-батырын түгел, татарның үче яман. Рәхимсез, астан һәм астыртын суга татар. (Бөтенесе дә андый түгел, әмма шундый сыйфатлы кешеләрне дөм җенем сөйми).
Күршесе тыкрыкны үзләштергәне өчен ул мәңге судка бирми! Кереп күршесенең якасына да ябышмый. Берәр гәзит журналистын чакыра да: «Ә сез беләсезме, аларның кызлары корсаклы булып чыккан иде», — дип интервью бирә. Проблема хәл ителми, аның каруы — бәхет: бөтен авылга ел буе чәйнәргә сүз була. Тыкрыкны үзенә кайтара алмаса да, күршесенең хурлыкка калуы җанына җылы биреп тора аның.
Зыялылары да шундый инде. Җырын урлап җырлаган өчен ул судка бирми. «Җырымны урлап җырлады» дип әйтү белән генә дә чикләнми. «Рәнҗим, кыямәт көнне дуңгызлар белән кубарылсын, мәңге рәхәт күрмәсен, ярабби!» дип каргый.
Зөлфәт Хәкимне хәтерлисезме? Габдери тиз генә баеп киткәч, авылдашлары, бу әйберне тикшерүне сорап, җитәкчеләргә хат яза. Ничек итеп баеганын ачыклауны сорап язган хат «юньле кеше булса, аны хатыны ташлап китмәгән булыр иде» дип тәмамлана.
Мәдәният үзәге булырга тиешле «Барс Медиа»да низаг чыккач, соңгы сүзләрен әйтеп талаша башладылар. Көндәшләренең трусикларын тартып чыгарып, байрак итеп күтәреп, һөҗүмгә ташландылар. Кырып бетерик дошманны! Күпме түзәргә була! Әйдә, чыгарыйк бөтен дөреслекне! Халык белеп торсын! Болай эшләгәннән соң аның җырының авторлык хокуклары үзенә кайтамы — анда эш юк, әйдә батырыйк көндәшләрне ахыргача!
«Өйләре биек, өйрәләре сыек» дигән кайбер байлар турында татар. «Барс Медиа»дагыларның да шулай булып чыкты. Акча дигәндә «кара халык» мәңге эшләмәслек адымнарга бардылар. Кыямәт заманында ата улны, ана кызны белмәс ди бит. «Барс Медиа»га кыямәт килгән күрәсең, ата кызны белми булып чыкты.
«Барс Медиа»ны мин бик ярата идем. Татарда татар телле, үз-үзен тәэмин итә алырлык, бизнес ягыннан отышлы һәм сыйфатлы ике генә өлкә бар — шәхси матбугат һәм «Барс Медиа». Ширкәтне җырчылары, җыр сыйфаты өчен тәнкыйтьләргә була иде, сүз дә юк, әмма алар 20 ел буена шушы өлкәдә сыйфат дәрәҗәсен булдырды һәм эстрадада мода, тәртипне тотып торды. Күпме җырчыны юктан бар ясады алар. Күпме кешене эшле иттеләр.
Начар эшләмәделәр! Кем татар эстрадасы начар дип уйлый — Уфа белән Казанны чагыштырсын. Начар эшләсәләр, бөтен Башкортстан Казанга агылмас иде. Әле Башкортстанга күченеп киткән бер генә җырчы да юк. Ә Казанга агылдылар гына.
«Барс Медиа» татар җырын һәм татарны танытты.
Менә хәзер бу система җимерелеп, юкка чыгып бара. Булганны юкка чыгару бик җиңел шул. Рас-рас, бетте дә китте.
«Үзен үзе эчтән җимермәсә, бөек цивилизацияне читтән җимереп булмый» дигән Уилл Дюрант.
Теге яки бу якны хуплап чыкканчы, шуны истә тотарга кирәк. Ике баланың сугышып елашканын тикшереп караган кеше белә торгандыр — гаеп беркайчан да бер якта гына булмый. Күпчелек очракта ике як та гаепле була.
Ике як та гаепле. «Барс Медиа» белән бәйләнеше булганнар белә торгандыр: анда коточкыч тәртипләр иде. Моннан ун еллар элек танышым янына барганны хәтерлим. Капкасы янында (эчкә керү мөмкин түгел!) сөйләшеп торганда кайсыдыр җырны ник һаман куялар аны дигән идем, ул агарып чыкты: «Тс! Кычкырып сөйләшмә! Әнә директорның кодасының кызының егетенең әнисенең абыйсының хатыны узып китте! Хәзер генеральныйга кереп әйтә дә, мине эштән куалар!»
Структура куркуга корылган булырга тиеш түгел. Андый структура нык булмый. Куркуга корылган иде мәңге нык кебек тоелган СССР да. Курку киткән генә иде — ил дә дөбердәп ишелеп төште. Курку, шымчылык, таныш-белешне җыю, сүз йөртүне нигез итеп алу һич кенә дә дөрес булмаган. Шуңа да мин Фирдүс Тямаевның «Марат Гәрәев гаепле» диюе белән килешәм. Җитәкче ул булган икән, бу кадәр дәрәҗәгә җиткәнче бәлки акционерлар белән юлларны аерырга кирәк булгандыр? Җитәкче буларак, ул бит күбрәк җаваплы.
Күзләр генә тиде «Барс» ка. Гел мактый идем татар җырына планка булдырдылар дип. Татар җырчыларының элитасы булып санала иде «Татар җыры"ндагылар. Нәҗес булып акты. Свежий нәҗес кенә дә түгел, җәйге эсседә кояш астында җебеп ятканы.
Ничек инде алай, алар бит бертуганнар, ник шулай талашалар, диләр. Җавап бик гади.
Ана сөтен айры имә
Бозау игез булмаса.
Бертуганың чит тибәдер
Дәүләт тигез булмаса,
— дип язган абыйсы белән бер бизнесны алып барган Дәрдмәнд бер гасыр элек. Рәмиевләрнең алтын приискалары булган, әмма берсе «главныйрак» булган, акчасы да күбрәк булган анысының. Җир астындагы алтын ике туганга да җитәрлек булмаган икән, хәзерге шоу-бизнеста җәфаланып тапкан акчалар ничек инде ике быратка җитәрлек булсын? Әле өстәвенә анда тагын бер акционер — Башкортстан вәкиле Баһаветдинов та бар.
Беренче мораль шул: уртак малны эт җыймас дигәннәр. 90 елларда, әллә ни көч түкмичә дә теләсә кайсы җырчыны популяр итеп ясап, дискларны йөз меңләгән экземпляр сатканда, акча күп булганда барысына да җиткән. Алтын запасы кимегәч, бозаулар ана сөтен айры имә башлаган.
Икенче мораль шул: очасың икән, канатларыңны селкүдән туктама инде. Кеше тырыша-тырмаша бизнесын булдыра. Күп көч куя һәм күпмедер вакыттан соң җиңел сулыш ала — бизнес рельсларга басты, табыш китерә. Тынычлана, мәңге шулай булыр дип уйлый башлый, дөньяның тәмен тоеп эшлисе килә башлый. Әмма мәңге алай булмый. Уяулыгыңны аз гына бетерсәң дә, мәңгелек дип саналган корылма да җимерелеп төшә, яки артыңнан килүчеләр куып җитеп узып китәләр. Мәңгелек бернәрсә дә юк. Бизнесны бүген генә башлаган кебек уяу эшләп торганда һавада эленеп тора алсаң да, рәхмәт әйтерсең.
Өченче мораль: югары әхлак көтсәң, шоу-бизнеска барма. Башка бизнеста да талашалар. Авылда күршеләр дә талаша. Эштә коллегалар ызгыша. Әмма шоу-бизнес ул бөтенләй үзгә өлкә. Анда тиреләре чуеннан булган кешеләр генә эшли ала.
Хәзер нишләргә инде?
«Барс Медиа»дагы бу хәлләрне мин татар өчен коточкыч зыянлы дип бәялим. Татар телле ешлыкта эшли торган «Татар радиосы» һәм татар телле ТМТВ ябылырга мөмкин. Ябылмасалар да, аларның сыйфаты төшәчәк, инде хәзер төште дияргә була. Алар элек ниндидер сыйфат планкасы булдырса (сүз соңгы еллар турында түгел, гомумән элекке эшчәнлек турында), хәзер акча эшләү өчен теләсә кемне кертеп тутырачак. Татар җырчылары өчен зәвык модасы булган продюсерлык үзәге инде эшләми.
Димәк, хәлиткеч җанисәп алдыннан Казан татар һәм башкорт дөньясы өчен шоу-бизнес үзәге булудан туктаячак. Кем өчен файдалы бу? Билгеле, татар өчен түгел. Бу «теория заговора» дип уйлый күрмәгез, әмма акционерлар арасында Башкортстан вәкиле дә бар. Бу структураны таратуда аның да кулы уйнамадымы икән? Бу бит татарның тулы бер юнәлешен җимереп ташлау.
Һәм бу гына да түгел.
Татар халкы өчен әһәмиятле юнәлештә ниндидер ызгыш, аңлашылмаучанлык чыга икән, дәүләт — бу очракта мәдәният министры «страус позициясендә» торырга тиеш түгел.
Татар халкы өчен әһәмиятле юнәлештә ниндидер ызгыш, аңлашылмаучанлык чыга икән, дәүләт — бу очракта мәдәният министры «страус позициясендә» торырга тиеш түгел. Җыйсыннар ике якны да, ике бозауга кибәкне аерып бирсеннәр! Нәрсәгә кирәк ул министр, татарның карап торган бер продюсерлык үзәгенә дә кул селкә һәм теләсә нишләгез ди икән?! Казанның татар дөньясы өчен шоу-бизнес үзәге буларак юкка чыгуы турында сүз бара! Ирада Хафиҗановна, бер тапкыр булса да «солянка» концертка барып, халыкның нинди җырлар белән кызыксынганын белеп кайтыгыз әле! Күктән җиргә төшәрсез бәлки.
Марат Гәрәев әйтүенчә, Ирада Әюпова аның белән сөйләшмәгән, каршы «башкорт» ягы белән генә аралашкан. Ни өчен сөйләшмәдегез дигәч, «сезнең номерыгыз юк миндә» дигән имеш Марат Гәрәевкә. Сүз дөрес булса, бу инде бөтенләй министр сүзе түгел. Бу «ник дәрес әзерләмәдең» дигәч, «безгә кунаклар килгән иде» дип акланган мәктәп укучысы сүзе.
Татар җыры язмышы барыбызны да кызыксындыра, «халыкка шул гайбәт кенә кирәк» дип гаепләргә кирәкми. Гайбәт язалар икән, кеше укый инде ул. Мин кешенең ыштанын селкүчеләргә әйтәсем килә. Бу кадәр үк кирәк түгел инде! Атасы кызына каршы сөйли. Бер җырчы икенче бер коллегасының итәк астын актара. Монысы нәрсә инде тагын?
Кемнедер кимсеткәннәрдер, кемгәдер җәбер иткәннәрдер — ышанам, булгандыр. 40 ел эшләгән укытучыларны да куып чыгаралар, алар видеомөрәҗәгать ясап, «директор түбән очтагы сөяркәсе янына йөри һәр атнаның чәршәмбесендә» дип сөйләми. Болар тәмләп-тәмләп сөйли.
Борынгы Грециядә бәхәс вакытында шәхси мөнәсәбәтләргә күчү җиңелү саналган. Аргументлары булмаган кеше шулай итә. Кем күбрәк хаклы дигәнгә җавап монысы.
Татарстанның халык артисты килененең кемнеңдер ыштаннарын чыгарып селкүе татар халкына бик начар тәэсир итә. Өстәвенә ул ыштанны селкүче кешенең үзен «татарның әхлакый йөзе» дип атап буламы соң?
Зыялыларыбыз — ә ничек кенә әйтсәк тә, халык бу кешеләрне элита дип кабул итә — алай талашырга тиеш түгел! Татар халкы сездән үрнәк ала.
Бу хәл татарның дәрәҗәсен төшерә. Бәхәсләшегез, мөнәсәбәтләрне ачыклагыз, судлашыгыз, әмма ыштаннарны селекмичә генә. Шәхси тормыш ул һәркемдә дә бар. Аны чыгарып селкү беркайчан да матур түгел. Дөреслекне ачыклауның законлы ысуллары да бар.
Һәм бер фараз — ыштанны чыгарып селкегән кеше өчен бу чыгышы дә эзсез узмаячак. Бер көнлек проблемаларын хәл итәр өчен, бәлки пиар максатыннандыр, ул үзенең тормышына зур тап ясады. Алай ярамый иде. Бу республиканы, татар халкын пычрату. Ул кешеләр үзләре генә түгел, балалары, әти-әниләре, туганнары бар. Алар белән нидер булса?
Без бала чакта талашып китсәк, өлкәннәр «кычкырышмыйча гына сугышыгыз, дөп-дөп итеп суккан тавышлар гына ишетелеп торсын» диләр иде. Шуңа күрә, дәгъваларыгыз бар икән, соң чиккә барып җитмәгез инде, әй җырчылар! Кычкырышмыйча гына сугышыгыз!