news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рәмис Аймәт “Син - минем җанымның яртысы” җырын башкара

Рәмис Аймәт “Син - минем җанымның яртысы” җырын башкара.

news_top
Рәмис Аймәт “Син - минем җанымның яртысы” җырын башкара

"Син - минем җанымның яртысы"
Рәмис Аймәт сүзләре
Оскар Усманов көе


Син — минем җанымның яртысы
Яшисең йөрәгем түрендә
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдәң
Өзелсә барасы юлларың
Үрермен мин күпер гөлләрдән
Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдәң
Өзелсә барасы юлларың
Үрермен мин күпер гөлләрдән

Без икәү — аерылмас пар канат
Беркем дә кералмас арага
Хәсрәтне бүләрбез икегә
Чит-ятлар тоз салса ярага

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдәң
Өзелсә барасы юлларың
Үрермен мин күпер гөлләрдән

Дөнья бу… Бармый ул гел тигез
Шатлык бар тормышта кайгы бар
Ал кояш булып мин балкырмың
Күгеңне капласа болытлар

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдәң
Өзелсә барасы юлларың
Үрермен мин күпер гөлләрдән
Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдәң
Өзелсә барасы юлларың
Үрермен мин күпер гөлләрдән

Өзелсә барасы юлларың
Үрермен мин күпер гөлләрдән
Үрермен мин күпер гөлләрдән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар