Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәмис Аймәт пандемиягө багышланган шигырь язган: «Гыйбрәтле сынау»

Җил елыймы анда, ил елыймы? Бар дөньяны баскан шөбһә, шом, дип яза шагыйрь.

news_top_970_100
Рәмис Аймәт пандемиягө багышланган шигырь язган: «Гыйбрәтле сынау»

Гыйбрәтле сынау»

(пандемия)

Өй түрендә җил елый…

Г.Тукай

Җил елыймы анда, ил елыймы?

Бар дөньяны баскан шөбһә, шом.

Әллә Тәңрем үзе сулкылдыймы

Җир йөзенә төбәп карашын?


Сабак бирә мәллә безгә Раббым?

Бугазларда — хөкем зынҗыры.

Көннәр, төннәр буе сынау булып,

Ява җиргә вирус яңгыры.


Ява җиргә туктый белмәс афәт,

Килә… «салкын сугыш» даулары.

Күкләр таянычы булыр микән

Яргаланган гөнаһ таулары?


Сулган җанга шифа бирер микән

Яраланган Сүзнең кодрәте?

Мөнбәрләргә менде Таҗлы вирус, –

Чорыбызның яңа сурәте.


… Шаһит микән кытай диварлары,

Әллә океан арты җилләре?

Кешелеккә төшкән бу михнәтнең

Кайда икән туган җирләре?


Кемнәр аңа яшереп гомер биреп,

Мәкер бишегендә тибрәткән?

Тарих буе килгән сынаулардан

Алалмадык мени гыйбрәтләр?!


Табалмадык мени үзебезне?

Иман көзгеләре — чалышмы?

Намус йөзләренә баса-баса

Дәүләтләрнең билме алышы?


Бер мизгелдә илләр белән илләр,

Җаннар белән җаннар чикләнде.

Мин-минлеген җиңмәс адәмнәр дә,

Үз «Мин”енә кереп бикләнде.


Тайгак юлдан шома затлар атлый,

Табаннарын тормый дагалап,

Кайсы чатта, нинди почмакларда

Тора безне әҗәл сагалап?


Һәр ыруның булган үз билгесе,

Үз тамгасы — азат, хөр тамга.

Пандемия көчләп салмас микән

«Кол» тамгасын һәрбер хөр җанга?


Чипләштерү, түгел сипләштерү

Иске йортның черек нигезен.

Ил-йортымның «яңа» нигезенә

Чимал булмабызмы? Бир түзем!


Кичкән кебек сират күперләрен,

Кичә халкым Бөек Сынавын.

Әллә соң бу кансыз кануннарның

Дөнья сәхнәсендә уйнавы?!


Сынаулардан сыгылып сынганда да,

Кемдер анда ярсый, ваксына.

Бер-береңә рухи терәк булу –

Безгә бүген иң төп вакцина.


Тәсбих төймәседәй тезик тә без

Кылган гамәлләрнең барысын да,

Кыйблаларга багып уйланыйк бер,

Ни диярбез Ходай каршында?


Аллаһының ярлыкавын сорыйк,

Яфракларны чыклар юганда.

Намус, вөҗдан, шәфкать орлыкларын

Чәчик, әйдә, чәчик һәр җанга.


И Табигать-Ана, кодрәтең киң,

Алчы кире син үч-каргышың…

Җил елыймы анда, ил елыймы?

Бар дөньяны баскан шөбһә, шом.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100