Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәмис Аймәт, Марина Цветаевага ияреп, «Мин китәсе көн» шигырен язган

Күренекле шагыйрә Марина Цветаева «Знаю, умру на заре!» дип язган иде.

news_top_970_100
Рәмис Аймәт, Марина Цветаевага ияреп, «Мин китәсе көн» шигырен язган
Салават Камалетдинов

Шагыйрь Рәмис Аймәт социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә «Мин китәсе көн» шигырен куйды.

МИН КИТӘСЕ КӨН

Знаю, умру на заре!

Марина Цветаева

Мин китәсе көнме?..

Тымык тынлык

Җирдә тынып яткан чакларда

Әле уянмаган булыр чәчәкләрнең

Таҗларында таңгы чыклар да…


Япа-ялгыз учак төпкелендә

Таңны көтеп сүнәр соң куз да.

Бәхилләшеп ак керфеген йомар

Тәңре гөле — соңгы йолдыз да.


Каракоштай атылыр гарешләргә

Соң сулышым — соңгы сәламем.

Соңгы аһым гөлтләп кабыныр да,

Изге шәмен кабызыр галәмнең.


Ак җәймәсен җәяр бөек күкләр:

Фәрештәләр таңда бүз иңләр.

Җир өстендә — юк! юк! томан түгел! –

Томан булып җаным төтенләр.


Жаным ашар Күк капкасын ачып,

Мәңгелеккә — тынлык иленә.

Адәм күзләреннән кача-кача,

Үлемем белән котлар җил генә.


Мин ятармын чиксезлеккә карап.–

(Бер сүнәр бит җанда бу утлар) –

Күл өстеннән узган аккошлар күк,

Күзләремдә йөзәр болытлар.


Җилме килеп ябар күзләремне,

Укый–укый серле сүрәсен?..

Мин китәрмен алып болытларның

Күзләремә сеңгән сурәтен.


Мин китәрмен…

Матәм гөсләсендә

Үкси–үкси соңгы кыл елар.

Баш очымда үксез күкчәчәк тә

Кайтуымны көтеп сулкылдар…

Әлеге пост янына галимә Ханисә Алишина комментарий калдырган. «Рәмис, бу шигыреңне укып, Булат Сөләймановны исемә төшердем. 1990 елның декабрендә зур корылтайда аны халык алдында кимсетеп сүз бирмәделәр, президиумга чакырмадылар, анысы да аз булып, үзен орыштылар…Шуннан соң шигырь язды. „Аллаһ мине ник кеше итте, ник мин яфрак булмадым, я…“ Озак калмаган икән аңа яшәргә. Намусланды!», — дип яза ул.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100