Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәр мөселман кешесе белергә тиешле 16 сүз

Мөселман кешесе, тормыштагы төрле хәлләргә ислам кануннарына туры килерлек итеп җавап җирергә тиеш. Төрле мәгънәгә ия булган мөселман сүзләре бар.

news_top_970_100
Һәр мөселман кешесе белергә тиешле 16 сүз
Һәрбер эшне башлар алдыннан "Бисмиллаһ" - "Аллаһ исеме белән"  сүзе әйтелә, бу эшне Аллаһка тапшыруны аңлата. 

Әссәламәгаләйкем вә рәхмәтуллаһ вә бәрәкәтүһү - “Сиңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!” - бер мөселманның икенче мөселман белән сәламләшү сүзе. 

Аллаһ бөеклеген күрсәтүче яхшы хәл булса, хәтта авырлыклар, борчулар килгәндә дә - "Аллаһу Әкбәр" - Аллаһ Бөек дип әйтергә кирәк. 

Яхшы хәбәрләр ишткәндә - "СөбханАллаһ" - "Аллаһ бар кимчелекләрдән пакь" дип әйтү зарур. 

Аллаһка рәхмәт укыганда, яхшы хәбәрләр ишеткәндә - "Әлхәмдүлилләһ" - "Аллаһка мактау" - дип әйтелә. 

"МашАллаһ" - "Аллаһ шулай теләгән" мәгънәсендә, соклану, нинди дә булса яхшылык өчен Аллаһны мактаганда әйтелә. 

"ИншәАллаһ" - "Аллаһ кушса" дип нинди дә булса эш ниятләгәч әйтелә, нидер көткәндә бу Аллаһ ярдәме белән чынга ашар дип уйлый. 

Курыкканда яки борчылганда, авырлыклар белнә очрашканда - “Хусбүнә Аллаһу вә нигмәл вәкил”- "Аллаһ безгә кирәк, Аллаһ саклаучы һәм яклаучы" - дип әйтергә кирәк. 

Начар уйлар, теләкләр туганда, тыелган гамәл эшләү теләге булганда "Әгүзүбилләһи мина-ш-шайтани-р-рәҗим" - "Шайтаннан качып, Аллаһка сыенам" - дип әйтелә. 

"Әстәгәфируллаһ" - "Аллаһ кичерсен" - гөнаһ кылганнан соң ярлыкау сорап әйтелә. 

Кеше үлемен ишеткәч - "Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун" - Без Аллаһыдан килдек, Аңа кире кайтачакбыз" дип әйтергә кирәк.

«Амин» – "Догаларыбызны кабул кыл" - дип дога укып бетергәч, кешеләр бер-берсенә яхшылык теләгәндә әйтелә. 

«БаракаЛлаһу фики» — Аллаһ сиңа (хатын-кызга) бәрәкәт бирсен!

Мөхәммәд пәйгамбәрнең исемен әйткәч, ишеткәч яки язгач - "Салаллаһу галәйһи вәссәләм" - "Аңңа Аллаһның бәрәкте ирешсен" дип әйтергә кирәк. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100