Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Һәр кешене үзенә якын китермәде» — Рамил Шәрәповның Рәшит Шамкай турында истәлекләре

Калын кашлы ике мәзәкче озак еллар бергә эшләгәннәр.

news_top_970_100
«Һәр кешене үзенә якын китермәде» — Рамил Шәрәповның Рәшит Шамкай турында истәлекләре
https://www.instagram.com/sharapovramil/

Артист Рамил Шәрәпов инстаграмда Рәшит Шамкай турындагы истәлекләре белән бүлешә. Калын кашлы ике мәзәкче озак еллар бергә эшләгәннәр.

«Эх, Рәшит абый, Рәшит абый… Бер дә күңел сине җибәрергә теләмәгән иде бит әле. Бу ике елда күпме шәхесләребез китеп барды. Интернетта аклы-каралы фотолар күрү белән, йөрәк жу итеп куя…

Рәшит абый миңа бер дә ят кеше түгел. Күп еллар бергә эшли алдык. Иҗат юлында да киңәшләре белән күп ярдәм итте. Хәтерлим, театрда эшләгән вакытта безнең шундый проект барлыкка килде: «Каш малай да каш бабай» - дигән. Кашка килгәндә, мине гел аның белән чагыштыра иделәр бит.

Рәшит абый бик үзенчәлекле кеше ул. Бөтенесен дә үз янына китермәде. Туры сүзле. Ошамаса бастырып әйтә торган иде, саранлыгы да бар. Яшь вакытында матди яктан күп кыенлыклар күреп яшәгәнгә, акчаның кадерен белде, юк-барга сарыф итмәде. Кафега кереп, акча туздырырга яратмый иде ул. Шуңа еш кына автобуста кала иде. Мин шул вакытта: «Рәшит абый, әйдә, үзем сыйлыйм», — дигәч, авызлары ерылып, чаба-чаба матур итеп минем белән кереп китә иде. Сумкасында һәрвакыт запас итеп бер ипи һәм сало йөртте. Автобуста барганда тамак ачып киткәндә миңа да өлеш чыгара иде.

Бер елны Казанда кунарга урыным булмагач, Рәшит абый үзенең фатирына чакырды. Бөтен кешене дә шулай үз дөньясына якын китерә торган кеше түгел ул. Шундый легендар артистлар белән эшләп, аралашып калуым белән горурланам.

Халык: «Рәшит абый 17 ел бер мәзәген сөйли инде ул», — дип әйтеп торса да, сәхнәгә чыгуы була, халык шыркылдап көләр иде. Тамашачысы хөрмәт итте, яратты аны… Юмордан тыш, чын дөреслекне әйтә торган шигырьләре ни тора иде бит әле аның! Суфия апага багышлаган бер матур шигыре бар иде аның… Ахыры менә шулайрак тәмамлана иде:

Килер бер көн, юл алырсың син кояшка

Мин китәрмен бәлкем салкын айга.

Синең белән күрештергән, кавыштырган өчен

Рәхмәт әйтеп, тезләнермен бер Ходайга…» — дип язган Рамил.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100