news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөхсәтсез урман кискән өчен Чүпрәле районының ике кешесе җәза алды

Чүпрәле районы прокуратурасы ике кешегә карата ачылган җинаять эшен кабул итте. Алар РФ ҖК ның 260 маддәсенең 3 өлеше (Урманны законсыз кисү) нигезендә гаепләнәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы прокуратурасы хәбәр итә.

news_top
Рөхсәтсез урман кискән өчен Чүпрәле районының ике кешесе җәза алды

Суд ачыклаганча, 2017 елның 29 июнендә гаепләнүчеләр Чүпрәле районында "Буа урманчылыгы" участогы территориясендә урман кисәләр. Аларның урман кисүгә рөхсәтләре булмый. Урман фондына 88 мең сум күләмендә зыян килгән. 

Гаепләнүчеләр үз гаепләрен тулысынча танып, суд карарын кабул итеп гариза язганнар. 

Моны исәпкә алып, суд аларның һәрберсен 1 ел сынау срогы белән, 1 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар