Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рәхмәт әйтеп саубуллашам» - Айсылу Лерон «Татар радиосы»ннан киткән

Айсылу Лерон радиодан китүе хакында Инстаграм битендә хәбәр итте.

news_top_970_100
«Рәхмәт әйтеп саубуллашам» - Айсылу Лерон «Татар радиосы»ннан киткән
Рамил Гали

«Тормышым 180°ка үзгәреп маташа. Хәерлегә булсын! «Татар радиосы”на 2008 елда килгән идем. 12 ел узган! Ниләр генә булмады. Көлеп искә алырлык вакыйгалар җитәрлек. Эшләдек тә, ял да итә белдек! «Татар радиосы» — тормышымның бик позитив, хыялый, дәртле бер чоры. Әмма вакыт узу белән күңел кыллары да икенче бер дулкынга көйләнә икән… Рәхмәт әйтеп саубуллашам. Шушы 12 ел эчендә бергә эшләгән җитәкчеләргә дә, хезмәттәшләремә дә рәхмәттән башка сүзем юк! Һәммәсенә уңышлар телим! Мин сезне яратам», — дип язган ул.

Инстачылар Айсылу Леронга уңышлар теләгәннәр.

«Менә сиңа мә! Яхшыга булсын», «Менә инде башта Айваз, аннан Айсылу», «Сез дә бәби көтмисездер бит?», «Барысы да яхшы булыр, уңышлар, Айсылу!», «Менә шулай дип башлыйлар да, ахырын әйтеп бетермиләр. Утыр аннары уйлап төне буе йокламыйча», «Тагын яхшы диджей китә булып чыга инде», «Вакыт үтсә, әби булганчы утырасыгыз калган радиода. 12 ел әз бит, 20гә тутырасыгыз калган», «Журналистлар арасында урын алыштырулар күбәйде әле», «Бу сүзләрне укыганнан соң күзләрем мөлдерәмә яшь белән тулды», — дип яза алар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Тормышым 180°ка үзгәреп маташа? Хәерлегә булсын!? "Татар радиосы"на 2008дә килгән идем. 12 ел узган!? Ниләр генә булмады))) Көлеп искә алырлык вакыйгалар җитәрлек? Эшләдек тә, ял да итә белдек! "Татар радиосы" - тормышымның бик позитив, хыялый, дәртле бер чоры?? Әмма вакыт узу белән күңел кыллары да икенче бер дулкынга көйләнә икән... Рәхмәт әйтеп саубуллашам?? Шушы 12 ел эчендә бергә эшләгән җитәкчеләргә дә, хезмәттәшләремә дә рәхмәттән башка сүзем юк! Һәммәсенә уңышлар телим! Мин сезне яратам??? #татаррадиосы

Публикация от ?АЙСЫЛУ ЛЕРОН? (@iceluleron)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100