Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рәхмәт, улым! Исән бул!» Путинга рәхмәт укып утырган татар әбисе популярлык казанды

Телевизорда Путинны алкышлый башлагач, әби, аларга кушылып, телевизор каршында Путинны алкышлый.

news_top_970_100
«Рәхмәт, улым! Исән бул!» Путинга рәхмәт укып утырган татар әбисе популярлык казанды

Мессенджерларда Путинга рәхмәт укып утырган видео таралды. Интертатның Инстаграм төркеменә куйгач, ул зур популярлык казанды. Өч сәгать эчендә аны 10 меңнән артык кеше карады.

Чиста, матур өйдә телевизор каршына якын ук килеп утырган әби Путинның чыгышын карый. Телевизорның тавышы юк, әмма әбигә ул кирәкми дә. Әби Путинның чыгышын тыңлаганда: «Рәхмәт, рәхмәт, туганым, улым», — дип кабатлый, «бисмилла» әйтеп, битләрен сыпырып ала, «исән бул», ди. «Аллага шөкер, илебез тыныч, илебез бай, бөтен әйбер җитә, әлхәмделиллаһ шөкер. Исән-сау бул, тыныч яшә, таза бул, нык бул», — ди әби. Аннары: «Күрәдер ул безне», — дип үзен юата. «Рәхмәт туганым, балалары бар микән», — дип үзенә үзе сорау бирә.

Телевизорда Путинны алкышлый башлагач, әби, аларга кушылып, телевизор каршында Путинны алкышлый.

Инстаграмда Интертат укучыларының комментарийлары бик кызыклы. Күпләр үзләренең әби-бабайларын искә төшерә, аларның да телевизор белән сөйләшеп, шөкер итеп утыруларын яза.

guz6249

«Бу матур татар әбиенең видеосын туп-туры Путинга җибәрәсе иде бит, ничек бар күңеле белән бәхет теләп, шатланып утыра бәгырькәем. Яратмый мөмкин түгел бу фәрештәне».

bua.koslara

«Мин сабый акылы димәс идем. Бик нужа күргән буын бит ул. Бүгенге тормыш алар өчен җәннәт инде. Рәхмәт балаларына шундый матур тормышта яшәтүләре өчен».

gulfiia_18

«Сугыш, ачлык күргән әби инде, мескенкәем. Калган гомерен рәхәттә уздырсын иде».

saria.sabirova2019

«Ииии, әбекәй җаным, бала-чага акылы шул инде аларда хәзер».

liliya711

«Ии, әбине кочаклыйсылар килеп китте, яхшы күңелле әби».

1961barieva

«Әбекәйнең балаларына рәхмәт. Рәхәттә яшәтәләр. Шуңа сөенә әби».

gelnur_akhmadullina

«Иии, әби! Рәхмәт үзеңә! Рәхәтләнеп еладым, мәрхүмә әнием дә шулай рәхмәтләр әйтеп, рәхәттә яшибез дип утыра иде! Хәерле гомерләр бирсен үзеңә! Безнең әниләр, әбиләр буыны күргәнне без дә күргән булсак, без дә рәхмәт».

rezedakhakimzianova

«Бу әбигә рәхмәтне балаларына әйтергә кирәк, белә микән шуны».

radulia818

«Элек андый замана булмагач, әбиебез булганына риза булып, шатланып яши. Безгә генә һаман нидер җитми»

gilusa_shahban

«Өлкән яштәге әби бабайлардан еш ишетергә туры килә андый сүзләрне. Ачлык-ялангачлык, сугыш михнәтендә үткән балачаклары, яшлекләре үзәгенә үткәндер мескенкәемнең. Халыкны гаепләп әйтү түгел, ләкин балаларның тәртипсезлеген дэ, ялкаулыгын да, киләчәк буынның бик йомшаклыгын да, илдәге тәртипсезлек, пычраклыкларны да ил башлыкларына сылтау җинел бит…»

zaripovafarsiia

«Безгә дә насыйп итсен бер Аллам, Путин белән сөйләшеп утырырга».

rezeduushechka

«И-и, әби, ярый әле дөресен белмисең…»

Бер укучы Путинга төрттереп алган:

rff1984_

«Таза бул, нык бул, дворецыңны төзеп бетерергә насыйп булсын!!!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100