Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рәхмәт барысы өчен» - Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһапов җырларыннан альбом чыгарган

Альбомда җырчыны сәхнәгә алып чыккан беренче җырлары тупланган.

news_top_970_100
«Рәхмәт барысы өчен» - Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһапов җырларыннан альбом чыгарган
Салават Камалетдинов

Җырчы Илсөя Бәдретдинова элекке ире, мәрхүм Илфак Шиһапов җырларыннан гына торган ретро-альбом чыгарган. Бу хакта ул үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә. 

Илсөя Бәдретдинова әйтүенчә, әлеге альбом бик күп сораулар буенча яздырылган. Анда җырчыны сәхнәгә алып чыккан, аның үзенчәлекле образын тудырырга ярдәм иткән, заманында бик шау-шулы һәм популяр булган җырлар тупланган. Алар арасында «Булмый инде булмагач», «Ашыйк, кызлар», «Президентка хат», «Әбиеңнәр кыз чакта», «Путин кебек ир кирәк» һәм башка җырлар бар.

«Илфакның рухы шат, урыны оҗмах түрләрендә булсын! Рәхмәт сиңа барысы өчен!» — дип яза Илсөя Бәдретдинова.

Альбом «Булмый инде булмагач» дип атала. Җырчы бу альбомның әле беренче генә булуын, алда тагын биш альбом яздыру көтелүен дә әйтә.

Ретро җырларны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100