Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфыйк Мөхәммәтшин Согуд Гарәбстаны Короленең Россиягә килүе турында: Мөнәсәбәтләрнең яхшыруы, беренче чиратта, Россия өчен мөһим

Согуд Гарәбстаны Короленең Мәскәүгә килүе Россия мөселманнары, Татарстан өчен кайсы ягы белән әһәмиятле? Әлеге очрашудан нинди нәтиҗәләр көтәргә мөмкин? Хаҗ кылуда, Ислам банкингы үсешендә үзгәрешләр булырмы? Болгар ислам академиясе ректоры, сәяси фәннәр докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин "Интертат" электрон газетасына үз фикерләрен әйтте.

news_top_970_100
Рәфыйк Мөхәммәтшин Согуд Гарәбстаны Короленең Россиягә килүе турында: Мөнәсәбәтләрнең яхшыруы, беренче чиратта, Россия өчен мөһим

Искәртеп үтик, Россия – Согуд Гарәбстаны багланышлары тарихында беренче тапкыр, Согуд Гарәбстаны Короле Россиягә килә. Россиянең һәм Согуд Гарәбстанының беренче рәсми затлары очрашуында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков сүзләренчә, Согуд Гарәбстаны лидерының Россиягә килүе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның февраль аенда Согуд Гарәбстаны Короле Салман бин Абдел-Азизо аль-Сауд белән очрашу нәтиҗәсе дип белдерде. 

Инвестицияләр, сәүдә, икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен Согуд Гарәбстанының әһәмияте зур. Әлбәттә, Согуд Гарәбстаны мөселман дөньясында иң бай һәм шактый сәяси йогынтылы илләрнең берсе. Шуңа күрә Россия белән аның мөнәсәбәтләрен яхшырту, һичшиксез, бик мөһим. Беренче чиратта, әлбәттә, Россия өчен. Чөнки беркем өчен дә сер түгел: Согуд Гарәбстанына Американың йогынтысы бик зур. Аның тышкы, эчке сәясәте Америка йогынтысы астында. Бүген Согуд Гарәбстанында шактый зур үзгәрешләр бара, бу тышкы сәясәткә дә карый, алар бераз мөстәкыйльлеккә омтыла. Шуңа күрә дә Россиягә килүләре, Россияне партнер буларак күрүләре мөһим дип уйлыйм. Бәлки, чыннан да аның нәтиҗәләре дә күренер.

Россия мөселман дөньясы өчен дә Согуд Гарәбстаны әһәмиятле. Бәлки,укыту процесслары өчен Согуд Гарәбстаны иң кулай илләрнең берсе түгелдер, чөнки безнең традицияләр шактый аерыла. Әмма инвестицияләр, сәүдә, икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен, ул бай ил буларак, бик мөһим. Бу юнәлештә дә Корольнең килеп китүенең нәтиҗәләре булыр дип өметләнәбез.

Хаҗ мәсьәләләрен карасак, ниндидер үзгәреш булыр дип уйламыйм. Бу яктан проблема да юк, чөнки ул бөтен Россия буенча хәл ителә - бер системага салынган, эшләп килә. Хаҗ буенча бөтен дөньяда бер система, мөселманнарның процентына карап, квота бирелә. Россиягә ел саен 25 мең тирәсе урын бирелә. Мәсәлән, Татарстан өчен бу яктан бернинди проблема да юк, биргән квоталар нигезендә без ихтыяҗны канәгатьләндерәбез. Тулаем Россия өчен карасак, бәлки квота артыр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Короле Сәлмән бин Габдел Газиз әл-Сауди белән

   Ислам банкы системасына килгәндә, ул - халыкара оешма. Әлбәттә, ул Согуд Гарәбстаны белән бәйле. Бу өлкәдә дә бәлки алга китешләр булыр, ләкин шуны да истә тотарга кирәк: Ислам банкингы үсеше, беренче чиратта, Россиядәге законнарны үзгәртү белән бәйле. Бүген безнең илдәге банк системасы ислам банк системасына бөтенләй туры килми бит. Үзебезнең Россиядә бу юнәлештә зуррак адымнар ясарга, активлык күрсәтергә  кирәк. Үзгәрешләр кертелсә, ислам банк системасы безнең белән бу юнәлештә эшләргә әзер.

Революциягә кадәр Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә, татар хаҗиларының, шунда яшәүче татарларның вакф милке - биналары, җирләре булган. Ул объектларның кайберләрен ачыклаганнар, күбесе инде юкка чыккан. Минемчә, бүген вакф милкен кайтару мәсьәләсе бик тирән, җитди шөгыльләнә торган мәсьәлә түгел. Бәлки ул теоретик яктан караганда мөмкиндер, ләкин гамәли яктан шактый авыр. 

Мәдинәдә хәзер дә татар гаиләләре бар, аларның вәкилләре татар конгрессының соңгы съездына да килгән иде. Мәдинәдә хәтта Казан дигән мәдрәсә дә булган, ул биналар буенча сөйләшүләр алып баралар, бәлки аларны кайтару мөмкин булыр, бәлки булмас та. Аларны табу, урыннарын, яңа хуҗаларын билгеләү, судлашу - зур бер хокукый проблемага әйләнеп китергә мөмкин. Аның белән шөгыльләнерлек анда шулкадәр кеше дә калмаган инде, татар гаиләләре бик аз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100