news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рәфис Кәлимуллинның әтисе оныкларына конвертлы бүләк әзерләгән

Алып баручы туганнары белән төп йортка җыелган.

news_top
Рәфис Кәлимуллинның әтисе оныкларына конвертлы бүләк әзерләгән
https://www.instagram.com/rafiskalimullin_official/

Алып баручы Рәфис Кәлимуллинның әти белән әнисе җиде оныгына бүләк әзерләгән. «Әти белән әни оныкларына бүләк әзерләгән. Карагыз әле, ничек кызык итеп. Әле мондый процесс беренче тапкыр. Әти оныкларын яшьләре буенча тезеп бастыра. Әни каян уйлап таптыгыз?», — дип сорый видео авторы.

«Зур әти уйлап таба, креатив бит ул», — ди әнисе.

Ике олы онык бизәлгән нараттан конверт ала, аннары кечкенәләр дә конверт һәм нарат астындагы татлы бүләкне ала.

«Зур әти белән Зур әни сезне Яңа ел белән котлый. Яхшы укыгыз, безне онытмагыз. Икенче елга да шулай килегез. Кыш бабай сезгә шулай бүләк әзерләр», — дип тели әти белән әнисе бергәләп.

Инстачылар кызык табып, балаларга бүләк әзерләгән бабай белән әбигә сокланган.

«Бабай белән әбине кем үбеп ала, рәхмәт әйтеп?», — дип язган берәү оныкларның рәхмәт әйтергә онытуына ишарәләп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар